Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 апрель 2020, 13:42

Якыннарыгызны куркыныч астына куймагыз

Төбәкнең дин әһелләре тиздән булачак православие һәм мөселман бәйрәмнәре уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

Митрополит Никон, аерып әйткәндә, болай диде: «Без барыбыз да, бигрәк тә табиблар, авыруның бер-берең белән аралашканда йогуын беләбез. Шуңа күрә, алда Пасха һәм Радоница бәйрәмнәре булуга карамастан, чир таралмасын өчен өйдә калуыгызны сорыйм. Без сезнең өчен дога кылачакбыз. Руханилар үткәргән барлык гыйбадәтләрне трансляция аша тыңлый һәм өегездә гыйбадәт кыла аласыз».
Рәсәйнең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин да җомга намазларының онлайн-трансляциясен карау мөмкинлеге турында сөйләде. Ул өйдә торган көннәрдә күп халык катнашкан чараларга барудан тыелып торырга чакырды һәм пәйгамбәребезнең: «Мөселман үзенә дә, башкаларга да зыян китерергә тиеш түгел», – дигән сүзләрен мисалга китерде.
БР Мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин «Үзегезнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау мөһим. Хәзерге шартларда күмәкләп намазга йөрү – якыннарыңны куркыныч астына кую дигән сүз», дип белдерде.
Читайте нас: