Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 апрель 2020, 19:35

Өч яшькә кадәрге балаларга – бишәр мең сум

Билгеле булуынча, президент балалары булган гаиләләрнең апрельдән июньгә кадәр өч яшькә кадәрге һәр сабыйга 5 мең сум акча алачагы турындагы Указга кул куйды. Түләүне тәэмин итү Пенсия фондына йөкләнгән.

«Акча алу өчен шәхси кабинетка кереп, es.pfrf.ru яки gosuslugi.ru порталында гариза бирү дә җитә. Сертификат хуҗасына бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәкми – Рәсәй Пенсия фонды кирәк булган очракта барлык мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә соратып алачак», – дип хәбәр итте РФ Пенсия фондының Чишмә районы идарәлеге начальнигы Илшат Бәхтияров.
– 15 апрельгә Чишмә районында яшәүчеләрдән дәүләт хезмәтләре порталы аша 56 гариза кабул ителде, – диде Илшат Мидхәт улы.
Әлеге түләүне ана капиталы акчаларыннан файдаланучылар да, шулай ук әлеге өч ай дәвамында ана капиталына хокукы булачак кешеләр дә алалачак.
Өстәмә пособиеләргә акча федераль бюджеттан бүленәчәк. Әгәр гаиләдә 3 яше тулмаган берничә бала булса, пособие һәр балага түләнәчәк.
Гаилә карамагында акча сорап мөрәҗәгать итү өчен алты айга якын вакыт бар. Пенсия фонды гаризаларны 1 октябрьгә кадәр кабул итәчәк һәм гаиләнең хокукы булган очракта, апрельдән июньгә кадәр акча бирәчәк.
Гариза шулай ук Пенсия фондының территориаль идарәлекләрендә һәм клиент хезмәтләрендә кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүгә бәйле рәвештә, хәзерге вакытта Пенсия фондына алдан язылу буенча гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Килү вакытын электрон сервис аша, шулай ук сайттагы «Регион контактлары» бүлегендә күрсәтелгән ПФР идарәлегенең телефон номерлары буенча билгеләргә мөмкин.
Читайте нас: