Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 апрель 2020, 14:46

Үзегезне дә, сатучыларны да саклагыз

Кибеттә бер-береңнән 1,5–2 метр ераклыкта торырга кирәк

Беркемгә дә сер түгел, сатучылар, табиблар кебек үк, «алгы сызыкта», аларга да коронавирус йоктыру куркынычы яный.
Касса аша төрле халык үтә, алар арасында вирус йөртүчеләр дә булырга мөмкин.
Сатучылар, кассирлар коронавирус таралуга каршы кисәтү чараларын ничек үти соң?
«Чишмә» гәзите редакциясе бу сорауга җавап табу өчен «Бердәм Рәсәй» партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре Марат Байбурин, Рәсәй Кулланучылар күзәтчелегенең БР буенча идарәлегенең Чишмә территориаль бүлеге буенча баш белгеч-эксперты Лариса Хөснетдинова һәм полиция хезмәткәре, участок уполномоченные Илдар Рәхмәтуллин белән кибетләр буйлап рейд үткәрде.
Беренче булып «Юбилей» бистәсендәге «Магнит» кибетенә бардык. Супермаркетка кергәндә үк бер-береңә бик якын тормаска кирәклеге турында кисәтүче белдерү эленеп торуына игътибар иттек.
– Анастасия Викторовна, сездә йогышсызландыру режимы ничек үтәлә? – дип сорады Лариса Мәсхүт кызы кибет директорыннан.
– Барлык таләпләрне дә үтибез, ике сәгать саен йогышсызландыру чарасы салып идәннәрне юып чыгарабыз, эш көне башланганда хезмәткәрләрнең температурасын үлчибез, көн саен 14тән 14.30га кадәр кибет эче санитар эшкәртелә, ягъни кибетне ябабыз һәм тулысынча җыештырабыз, – диде Анастасия Романова.
Ул хезмәткәрләрнең, товар белән тәэмин итүчеләрнең тән температурасы һәм бүлмәләрне эшкәртү вакыты язылган өч журналны күрсәтте.
Кассирлар сатып алучыларны битлек һәм перчаткалар киеп хезмәтләндерә, һәр кассада кулларны эшкәртү өчен антисептик бар.
– Әнә, карагыз, кешеләр тиеш булганча көтеп тора, – дип күрсәтте Лариса Мәсхүт кызы янәшәдә урнашкан Терегулов шәхси предприятиесенең «Азык-төлек» кибетенә күрсәтеп.
Һәм чынлап та, кибет бусагасында битлек кигән бер хатын-кыз башкаларның сатып алып чыгуын көтеп тора иде. Ишеккә «Кибеткә ике кешедән күбрәк кермәскә» дигән белдерү язып эленгән. Янәшәдә кибет бинасын йогышсызландыру графигы эленеп тора. Эчке якта идәнгә сатып алучылар арасында дистанцияне саклау өчен тамгалар куелган. Сатучы битлек һәм перчатка киеп сата.
– Нинди препаратлар белән йогышсызландырасыз? – дип сорады Лариса Хөснетдинова.
– Составында хлор булган эремәләр белән, – дип җавап бирде сатучы Минзилә Шандрикова.
Арытаба комиссия шул ук бистәдә урнашкан «Монетка» кибетендә булды.
– Барлык чараларны да үтибез, хезмәткәрләрнең температурасын да үлчибез. Әлбәттә, йогышсызландыру чаралары белән юып торабыз. Барлык хезмәткәрләр дә битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән. Әмма сатып алучылар күмәкләп кереп басалар, бер-берсенә якын торалар, әйтсәң дә аңларга теләмиләр, аларны минут саен контрольдә тота алмыйбыз. Аралыкны саклау өчен билгеләр куелган бит, – дип зарланды кибет директоры Айгөл Павлова.
Рейдка йомгак ясап, кибетләрдә, бигрәк тә азык-төлек сатылганнарында коронавирус таралуга каршы кисәтү чаралары төгәл үтәлә, дип нәтиҗә ясарга була. Ә менә безгә, сатып алучыларга, кибетләргә кергәндә аеруча сакланырга: битлек, кулларга перчатка кияргә, бер-береңнән ераграк торырга һәм товарны куллар белән тотып карамаска кирәк.
Читайте нас: