Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 апрель 2020, 18:08

Авыруларны Чишмә табиблары дәвалый

Республикада коронавирус таралуга бәйле хәлләрнең катлаулануы сәбәпле, чишмәлеләр арасында үзәк район дәваханәсе турында бик күп имеш-мимеш сүзләр йөри.

Редакция әлеге хәлне аңлатуны сорап Чишмә дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаровка мөрәҗәгать итте.
– Безнең дәваханә бинасында йогышлы авыруларны дәвалау өчен госпиталь оештырылды, әлеге вакытта анда Республика клиник дәваханәсендә дәваланган, «хастаханәдән тыш пневмония» диагнозы куелган өч чишмәле күзәтү астында. Госпитальгә барлыгы 14 кеше урнаштырылган, башкалары РКДның гемодиализ бүлегеннән китерелгән. Пациентлар арасында Уфада һәм республиканың башка районнарында яшәүчеләр дә бар. Аларның икесендә «COVID-19» диагнозы расланган, биредә алар тиешенчә дәвалана. 12 пациент чирле кешеләр белән бәйләнештә булганга күрә күзәтү астында тора һәм шул ук вакытта гемодиализ бүлегендә дәвалана. Госпитальдә ятучы пациентлар белән Чишмә табиблары һәм шәфкать туташлары эшли.
* * *
Чишмә районының ашыгыч ярдәм станциясе тиздән башка урында булачак: хәзер ашыгыч ярдәм машиналары үзәк район дәваханәсендә түгел, ә Революция урамындагы аерым бинада булачак. Әлеге вакытта анда ремонт бара һәм эш урыннары тәртипкә китерелә.
Баш табиб урынбасары Земфира Янгуразова сүзләренә караганда, бу ашыгыч ярдәм бригадаларының эшен җайга салу өчен эшләнә. Элеккеге кебек, көн саен өч бригада кизү торачак, эш тәүлек әйләнәсенә бара.
Фото: chishmycrb.ru
Читайте нас: