Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2020, 18:38

Алмагачлар чәчәк атар...

Җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары утыртыр мәл җитте. Бу яклап чишмәлеләргә уңайлырак – безнең үз җиләк-җимеш питомнигыбыз бар, ул халыкны сыйфатлы утырту материаллары белән тәэмин итә.

Менә бу язда да Чишмә җиләк-җимеш питомнигы авыл хуҗалыгы предприятиесе утырту материаллары: җимеш агачлары һәм куаклары, җиләк үсентеләре сата башлады. Продукцияне сатуның төп ноктасы – ул, әлбәттә, җиләк-җимеш питомнигы.
Әмма агач үсентеләрен поселокта да, махсус сәүдә нокталарында да сатып алырга мөмкин. «Нур» сәүдә комплексы янында Чишмә җиләк-җимеш питомнигы будкасы бар, сатучылар Вәлимә Гали-кәева белән Әнүзә Улямаева һәр сатып алучыга җимеш агачларын һәм куакларын ничек утыртырга, төбенә ашлама салырга кирәклеген аңлата һәм киңәшләр бирә.
– Яхшы үсентенең тамырлары күп, көчле һәм өзелмәгән булырга тиеш. Әгәр агачның кәүсәсе сыдырылса яки җыерчыкланса, ул тамыр алалмаска мөмкин. Кәүсә шома һәм чиста булырга тиеш, – ди Әнүзә Улямаева.
– Алмагачның «Башкирский красавец», «Белый налив», «Алое», «Серебряное копытце» кебек ярымкәрлә ялганма ясалган җәйге, көзге һәм кышкы сортлары, «Розочка», «Родниковое» сортлары, груша агачлары – 500 сумнан, слива, өрек агачлары 450 сумнан сатыла. Кызыл, кара, ак, хәтта алтынсу җимешле карлыган, кураҗиләк, чия куаклары да әйбәт сатыла. Стаканнарда бакча җиләге үсентеләрен сатып алырга мөмкин, ә зелпе, виноград һәм япон спиреясен контейнерларда сатабыз. Безнең үсентеләр сыйфатлы. Үткән елда шундый очрак булды, яз алмагач сатып алган бер хатын көз безнең янга килеп, сездән алган алмагач быел ук чәчәк атты, диде.
Агач-куаклар башка урыннарда, мәсәлән, «Светофор» кибетендә дә сатыла.
– Сатуда груша, кара-җиләк, алмагач һәм кура җиләге үсентеләре бар. Аларның барысы да Мәскәү өлкәсеннән кайтарылган һәм чикле күләмдә, – диде кибет директоры Елена Исаева.
Башка сатучылар да бар. Әмма тәҗрибәле бакчачылар теләсә кайда: базарларда һәм юл чатларында сатылган үсентеләрне алырга киңәш итми. Рәсемнәре матур булса да, тәкъдим ителгән сортлар чынбарлыкка туры килми. Аларның үсентеләре бик начар сыйфатлы, һәм документлары – сертификатлары да юктыр әле. Әгәр документта җитештерүче ил буларак Голландия, Польша, Германия күрсәтелсә, бигрәк тә алырга ярамый – безнең шартларда үсмәячәк. Питомникларда һәм бакча үзәкләрендә сатылган, районлаштырылган үсентеләрне алуың хәерлерәк.
Читайте нас: