Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 апрель 2020, 17:33

Хәерле юл, игенчеләр!

Башкортстанда чәчү кампаниясе гадәти вакыттан ике атнага иртәрәк башланды.

Басу эшләре, язның иртә килүе сәбәпле, графиктан чыкты.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агросәнәгать комплексы предприятиеләренә коронавирус таралуга бәйле рәвештә чикләү чаралары кертелми. Хөкүмәт язгы басу эшләрен бернигә карамастан, кыска вакытта башкарып чыгу бурычын куйды.
Чишмә аграрчылары да чәчү башланыр алдыннан басу эшләренең беренче этабына – дым каплатуга керештеләр. Басуларда җирне тырматып йөрүче тракторлар тавышы ишетелә.
«Нерал-Чишмә» җәмгыяте дә беренчеләрдән булып басуга чыкты.
– Язгы кыр эшләренә 8 апрельдә керештек, икенче көнгә эш ике сменада барды. Эшне күпьеллык үләннәрне тукландырудан һәм тырматудан башладык, шул ук вакытта уҗым культураларын да тырматабыз һәм ашлама сибәбез. 5862 гектар басуны эшкәртәсе бар. Чәчү эшләрен башлау вакыты, беренче чиратта, һава торышына бәйле. Үткән елда 21 апрельдә чәчә башлаган идек, быел иртәрәк, 15 апрельдә башларбыз дип уйлыйм, – диде авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Владимир Лысенко.
Аның сүзләренә караганда, планлаштырылган мәйданда дым каплату тәмамланган диярлек. Фаразлау буенча, быел сабан бодае 1500 гектар биләячәк, тагын 900 гектарда арпа, 722 га шикәр чөгендере, 596 га көнбагыш, шулай ук горчица чәчеләчәк, уҗым басулары бер мең гектар тәшкил итә.
– Быелгы чәчү эшләрендә безнең авыл хуҗалыгы предприятиесендә уҗымнарны сыек ашлама белән тукландыру яңалык булып тора. Үсемлекләрне тукландыру чаралары, тырмалар, дискаторлар, катоклар сатып алдык, – дип билгеләп үтте Владимир Петрович.
«Нерал-Чишмә» җәмгыятендә орлык материалы үз ихтыяҗларына гына түгел, сату өчен дә җитәрлек. Үлән орлыгына рес-публикада гына түгел, ә читтән дә (Новосибирскидан, Ырынбурдан) заказ бирүчеләр бар. Бүгенге көндә орлыкларны агулау актив бара: 200 тоннага якын арпа эшкәртелгән, чиратта – 300 тонна бодай.
Владислав Сатеев «Нерал-Чишмә»дә сигезенче мизгел механизатор булып эшли.
– Эш бирүчедән канәгатьмен, хезмәт хакын айга ике тапкыр түлиләр. Заманча техникада эшлибез, тузан юк, кондиционер куелган, идарә итү җиңел. Эшләргә теләүчегә барлык шартлар тудырылган, – дип ассызыклады ул.
Аның сүзләренә караганда, көнгә ике тапкыр – төш һәм кич ашаталар, ә төнлә эш-ләүчеләргә өч тапкыр туклану тиеш. Порцияләр бик зур, кайвакыт ашап бетерә дә алмыйм. Кайнар ризыкны басуга китереп бирәләр.
Шуны билгеләп үтик, «Нерал-Чишмә» җәмгыятенең үз ашханәсе бар, анда өч пешекче эшли. Алар чәчү һәм урып-җыю чорында 30лап хезмәткәр өчен ризык әзерли.
Безнең белешмә
Дүшәмбе, 13 апрельдә, Чишмә районында «Нерал-Чишмә», «Башкир-агроинвест», «Агро-Альянс», «Земля Урала» җәмгыятьләре, «Агросервис» МТС предприятиесе басу эшләренә кереште.
Читайте нас: