Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 апрель 2020, 16:45

Коммунистлар конференциясе булды

Гүзәл СадыйковаШушы көннәрдә КПРФның район комитетында Чишмә районы коммунистларының VIII отчет-сайлау конференциясе булды, анда башлангыч партия оешмаларыннан сигез делегат, партия ячейкалары секретарьлары һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Җыелучылар алдында КПРФ райкомының беренче секретаре Р. Һадиев 2018 елның апреленнән 2020 елның мартына кадәр үткән чордагы эш турында отчет доклады белән чыгыш ясады. Шулай ук контроль-ревизия комиссиясе рәисе Ф. Чемборисовага, М. Вәлиевка һәм Г. Садыйковага сүз бирелде. Өлкән яшьтәге коммунистлар Т. Нигъмәтуллин, Р. Хамматов һәм М. Әминев КПРФ райкомы эшенә бәя бирделәр. Алар район комитетының эшен канәгатьләнерлек дип билгеләделәр, халык белән эшләүгә зур игътибар бирергә, «Надежда» хатын-кызлар хәрәкәте, «Сугыш балалары» оешмасы белән хезмәттәшлекне активлаштырырга тәкъдим иттеләр.
Шулай ук РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашу мәсьәләләре дә каралды.
Конференция барышында район комитетының 15 кешедән торган яңа составы, бюроның биш әгъзасы, контроль-ревизия комиссиясе составына өч кеше сайланды, шулай ук республика отчет-сайлау конференциясенә ике делегат – А. Палтусов һәм Р. Һадиев тәкъдим ителде.
Гомумән алганда, район комитетының отчет чорындагы эше канәгатьләнерлек дип танылды.
Читайте нас: