Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2020, 18:55

Намуссыз эш бирүчедән яклау

1 июльдән Башкортстан Рәсәй Федерациясе Социаль иминият фондының «Турыдан-туры түләүләр» сынау проектына кушыла.

Эш бирүчеләр һәм эшләүче гражданнар өчен нәрсәләр үзгәрә, бу турыда без Рәсәй Федерациясе Социаль иминият фондының Башкортстан Республикасы буенча төбәк бүлеге идарәчесе урынбасары Лариса Черепанованың аңлатып китүен сорадык.
– Лариса Викторовна, яңа система әлеге вакытта гамәлдә булган системадан ни белән аерылачак?
– Әлегә безнең республикада Федераль социаль иминият фонды белән эш бирүчеләр арасында үзара эш итүнең «зачет схемасы» эшли. Бу димәк, эш бирүче больничныйларны һәм пособиеләрне башта хезмәткәргә түли, ә аннары тотылган акчаларны Федераль социаль иминият фондына кире кайтара дигән сүз. 1 июльдән башлап Социаль иминият фонды пособиеләрне турыдан-туры гражданнарның шәхси исәпләренә түләячәк.
– Нинди пособиеләр турында сүз бара?
– Бу вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие, шул исәптән производствода бәхетсезлек очрагына яки һөнәри авыруга бәйле рәвештә, йөклелек һәм бала табу буенча пособие, йөклелекнең иртә срокларында исәпкә куелганда бер тапкыр бирелә торган пособие, бала тугач бер тапкыр бирелүче пособие, баланы яшь ярымга кадәр караган өчен айлык пособие, производствода зыян күрүчегә өстәмә ял өчен түләү.
– Хезмәткәрләр боларның барысы да ни өчен кирәк, дияргә мөмкин? Акча каян килсә дә барыбер түгелмени? Иң мөһиме, аны вакытында түләсеннәр генә!
– Хезмәткәр пособиенең кем тарафыннан түләнүендә аерма күрмәсә, бик яхшы. Димәк, ул барлык тиешле пособиеләрне вакытында һәм тоткарлыксыз ала. Ә бит кайвакыт бала карау буенча айлык пособие ялгыз ананың бердәнбер финанс чыганагы булып тора, ә эш бирүче аны финанс кыенлыклар булганда яки намуссызлыгы аркасында түләми. Нәкъ менә эшләүче гражданнарны мондый хәлләрдән яклау өчен «Турыдан-туры түләүләр» проекты булдырылды, һәм ул берничә ел дәвамында Рәсәйнең күп кенә төбәкләрендә уңышлы эшләп килә. Проектның төп максаты – иминиятләштерелгән затларның яисә рәсми рәвештә эшкә урнашкан гражданнарның билгеләнгән пособиеләрне үз вакытында һәм эш бирүченең финанс хәленә бәйсез рәвештә гарантияле алуын тәэмин итү.
– Эш бирүче әлеге «чылбырдан» төшеп калса, хезмәткәргә тиешле түләүне алу өчен дистәләгән документ җыеп, акчаны үзенә юлларга кирәк булачакмы?
– Шунда ук ассызыклап китәм, пособиеләрне исәпләү тәртибе үзгәрмәячәк. Шулай ук гражданнарның шикләрен таратам, аларга кирәкле документларны Социаль иминият фондына үзләренә илтеп бирергә туры килмәячәк.
Хезмәткәр, элеккечә, пособие алу өчен кирәкле документларны үзенең эш бирүчесенә тапшырачак. Ә эш бирүче пособие исәпләү һәм түләү өчен мәгълүматларны Социаль иминият фондына тапшырачак.
Хезмәткәр пособие түләү өчен эш бирүчегә үзенә акча алу уңайлырак булган реквизитларны күрсәтеп, билгеләнгән үрнәктә гариза, шулай ук пособиеләрнең һәр төренә тиешле документлар, мәсәлән: эшкә яраксызлык кәгазе, бала туу турында белешмә һәм бала туу турында таныклык тапшырырга тиеш.
– Акча бирелергә тиешле сроклар билгеләнгәнме?
– Әлбәттә! Эш бирүче хезмәткәрдән документларның тулы пакетын алганнан соң, биш календарь көннән дә соңга калмыйча, мәгълүматларны Социаль иминият фондына җибәрә. Арытаба Социаль иминият фонды эш бирүчедән барлык кирәкле мәгълүматларны алганнан соң, 10 календарь көн дәвамында гражданинга пособие исәпли һәм түли. Бала карау буенча айлык пособие һәр айның 1еннән 15енә кадәр түләнә.
Моннан күренгәнчә, турыдан-туры түләүләр механизмы булганда, пособиеләрне алу оешмада хезмәт хакын түләү вакытына бәйле булмаячак. Шулай ук түләүләрне вакытында алу өчен документларны мөмкин кадәр тизрәк тапшырырга кирәклеген истә тоту мөһим!
Хезмәткәр авырган яки имгәнгән очракта вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиенең закон буенча тәүге өч көне эш бирүче исәбенә, ә калган өлеше Социаль иминият фондыннан түләнүе турында онытмаска кирәк. Бу пункт үз көчендә кала, һәм эш бирүче аны түләвен дәвам итәчәк. Ягъни хезмәткәр әлеге эшкә яраксызлык кәгазе буенча төрле чыганаклардан ике тапкыр күчерелгән пособие алачак.
1 июльдән Социаль иминият фондының өстәмә бурычлары барлыкка киләчәк:
– иминиятләнгән гражданинга Социаль иминият фонды акчалары исәбеннән түләнгән пособие суммасыннан физик затлар кеременә салымны (НДФЛ) (стандарт салым аермасын исәпкә алмыйча) исәпләү, тотып калу һәм күчерү;
– физик зат соравы буенча 2-НДФЛ белешмәсе бирү;
– субсидия алу өчен керемнәр турында белешмә бирү һ. б.;
– Социаль иминият фондына тиешле документлар килгәч билгеләнгән пособиеләр суммасыннан алимент тотып калу (башкаручы итеп Социаль иминият фондының төбәк бүлеге күрсәтелергә тиеш).
Ә Социаль иминият фонды исәбенә 2020 елның 1 июленә кадәр җибәрелгән барлык түләүләр буенча югарыда әйтеп үтелгән йөкләмәләрне эш бирүче үтәвен дәвам итәчәк.
– Пособиеләрне исәпкә күчерү схемасы нинди?
– Биредә төрле вариантлар бар: почта аша, банк исәбенә, әмма без «Мир» картасыннан файдаланырга киңәш итәр идек. Хезмәткәрләрдә теләсә кайсы банкның «Мир» картасы булу пособиеләрне күчерү вакытын берничә тапкырга кыскартачак, түләүләрнең үз вакытында һәм тиз арада килүен тәэмин итәчәк. Өстәвенә, 2019 елның 1 маеннан законда үзгәрешләр булу сәбәпле, аналарга һәм балаларга дәүләт пособиеләре нәкъ менә «Мир» картасына күчерелергә тиеш (кайбер искәрмәләрдән тыш). Хәер, әгәр гражданинның андый картасы юк икән, пособие алуның башка ысулын да сайларга мөмкин: почта аша яисә банк исәбенә күчереп, аның буенча башка дәүләтләрнең түләү системалары карталары белән операцияләр башкарылмый (ягъни карталарның берсе дә исәпкә бәйле булырга тиеш түгел).
– «Мир» картасының өстенлеге нидә соң?
– Социаль иминият фондыннан барлык төр пособиеләрне алу өчен турыдан-туры түләгәндә, хезмәткәргә гариза язарга кирәк булачак. «Мир» системасы картасын сайлаганда, хезмәткәргә гаризада пособиеләрне күчерү өчен картаның номерын һәм үзенең туган көнен генә күрсәтү мөһим. Ә андый карта булмаса, һәм пособие күчерү өчен банк исәбе сайланса, исәпнең барлык реквизитларын күрсәтергә туры киләчәк. Ягъни хаталар булу хәвефе арта.
– Тормышыбыз торган саен күбрәк цифрлы яссылыкка күчә: цифрлы хезмәт кенәгәләре, «Мир» карталары, электрон эшкә яраксызлык кәгазьләре. Ә сине алдамауларын, сиңа тиешле акчаларның дөрес түләнелүен ничек белергә соң?
– Эш шунда ки, дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәр гражданинның Социаль иминият фондында үзенең шәхси кабинетына керү мөмкинлеге бар. Сервиска LK.fss.ru адресы буенча «Кабинет застрахованного» бүлегендә керергә була.
Шәхси кабинетта хезмәткә яраксызлык кәгазьләре буенча исәпләнгән пособие, шулай ук «Турыдан-туры түләүләр» проекты барышында Социаль иминият фонды түли торган пособиеләр турындагы мәгълүматларны карау мөмкинлеге бар. Биредә әлеге пособиенең ничек исәпләнелүе турындагы тулы мәгълүмат белән белешмә формасын бастырырга, хезмәткә яраксызлыкның электрон кәгазе буенча мәгълүмат алырга, баланың тугандагы мәгълүматларын күрергә мөмкин. Кәгазь документлар торган саен азая, ә электрон документлар күбәя. Тормыш шундый. Яңа цифрлы мәгълүматлардан файдалана белү мөһим.
Читайте нас: