Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 апрель 2020, 13:39

Укучылар азык-төлек җыелмалары ала башлады

Читтән торып уку чорында республиканың түләүсез туклану хокукына ия булган 85 меңнән артык мәктәп укучысы азык-төлек җыелмалары алачак.

– Чишмә районында аны 1257 бала: аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләрдән 778 укучы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 437 һәм 30 инвалид бала алачак. Беренче категория өчен атналык җыелманың бәясе 225 сум, икенче һәм өченче категория өчен 500 сум тәшкил итә. Бу исемлекне Чишмә районының мәгариф идарәлеге төзи һәм безгә хәбәр итә, – дип аңлаттылар «Туклану үзәге» җәмгыятендә.
Азык-төлек җыелмасына озак саклана һәм бозылмый торган продуктлар: ярмалар (дөге, карабодай), көнбагыш мае, соклар, макарон ризыклары керә. Ул ике атнага бер тапкыр бирелер, мөгаен. Азык-төлек пакетларга салып мәктәпләргә җибәреләчәк, анда аны сыйныф җитәкчеләре алдан төзелгән график буенча таратачак. Графиклар кешеләр күп җыелмаслык итеп төзеләчәк. Поселокның 1нче мәктәбендә укучыларның ата-аналары 8 апрельдә тәүге азык-төлек җыелмаларын алды инде.
Чишмәлеләр – актив халык. Моны әле күптән түгел башланган «Игелек кәрзине» дигән тагын бер акция раслый.
– Мондый кәрзин-нәр «Ярминкә» кибетләрендә урнаштырылган. Акциянең мәгънәсе шунда, битараф булмаган кешеләр үзләренә ризык сатып алганда мохтаҗлар өчен дә беренче чиратта кирәкле азык-төлекне сатып алып шул кәрзингә сала ала. Без исә, үз чиратыбызда, бу азык-төлекне мохтаҗларга тапшырырга вәгъдә бирәбез, – дип аңлатты Чишмә районы яшьләр советы рәисе Александр Иванов.
Читайте нас: