Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель 2020, 13:25

А. Фәттахов: Элеваторда ашлык җитәрлек

Чишмә элеваторының куәтле һәм мәһабәт биналары ерактан ук күренеп тора.

Совет чорында бирегә урып-җыю эшләре чорында машиналар, яхшы итеп һәм сыйфатлы саклауга тапшыру өчен, тирә-юньнән ашлык ташыйлар иде. Әлеге вакытта анда эшләр ничек тора?
– Үткән хәзерлек мизгелендә ашлыкны саклауга кабул итү 2018 ел дәрәҗәсендә – 69 мең тонна – калды. Элеватор «Үзәк» МТС филиалы булганга күрә, күпчелек ашлык үзебезнең предприятие басуларыннан китерелә, – дип ассызыклады Чишмә элеваторы директоры Альберт Фәттахов. – Шулай ук районның «Агропромбизнес», «Башкир-агроинвест», «Агросервис» МТС җәмгыятьләре кебек авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре дә безнең хезмәтләрдән файдалана.
Элеватор үз бурычларын үти: ашлык кабул итә, киптерә һәм саклауга сала, соңрак аны төяп озата. Бодайдан тыш, анда арпа, арыш, солы, борчак, рапс һәм көнбагыш саклауга кабул ителә.
– Продукция белгечләребезнең даими күзәтүендә тора, тикшеренүләр өчен үзебезнең лаборатория бар, – дип билгеләде Альберт Фәнит улы.
«Үзәк» МТС предприятиесендә җитештерелгән ашлык кулланучыларга төяп озатыла.
Мәсәлән, Дәүләкәндә катнашазык җитештерелә. Элеваторның үз пекарнясы бар. Икмәк мәгариф учреждениеләре өчен «Туклану үзәге» җәмгыятенә, «Үзәк» МТС филиалларының барлык ашханәләренә җибәрелә.
Элеваторның сыйдырышлыгы – 75 мең тонна, һәм берничә ел элек аның 60–70%ында ашлык булса, бүгенге көндә ул тулы диярлек. Элеватор директоры моны ашлык җитештерүнең артуы белән аңлата.
Әйткәндәй, «Үзәк» МТС филиаллары республиканың 22 районында, элеваторлар исә, Чишмәдән тыш, Дуван, Стәрлебаш һәм Бөре районнарында бар.
– Бездә мизгелле эш булу сәбәпле, урак чоры башланыр алдыннан хезмәткәрләр саны арта һәм элеватор тәүлек буена эшләү режимына күчә. Бүгенге көндә биредә 75 кеше хезмәт куя, – дип билгеләде Альберт Фәттахов.
Читайте нас: