Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2020, 16:43

Йорттан чыкмыйбыз

Безгә гомуми изоляция турында нәрсә белергә кирәк

Якын көннәрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында иң мөһим 11 сорауга җавап.
1. Нәрсә булган?
Барлык скверлар һәм парклар ябылачак. Урамнарда полиция һәм халык дружинниклары, шул исәптән хәрби хәрәкәтләр ветераннары патрульлек итәчәк. Полиция режимны бозган өчен акт төзи ала. Коронавирус үсешен үзара аралашуны мөмкин кадәр азайтып кына туктатырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 50дән күбрәк кеше җыела торган барлык чаралар, шул исәптән мәдәни һәм спорт чаралары гамәлдән чыгарылды һәм башка вакытка күчерелде. Шәһәрдә барлык сәүдә үзәкләре, кинотеатрлар, төнге клублар, түгәрәкләр һәм секцияләр, балалар бүлмәләре, спорт заллары һәм фитнес-үзәкләр, кибетләр (беренче ихтыяҗдагы товарлар белән сәүдә итүче кибетләрдән тыш) ябылды.
2. Нинди очракларда өйдән чыгарга мөмкин?
Биш очракта гына фатирдан яки йорттан чыгарга мөмкин.
→ Сез эшкә барасыз яки эштән кайтасыз – һәрвакыт эшләргә тиешле кешеләр өчен генә гамәлдә. Бу – коммуналь хезмәтләр, көч структуралары, чиновниклар, табиблар, азык-төлек кибетләре сатучылары һәм башкалар. Аларга шәһәрләр һәм районнар хакимиятләрендә махсус пропуск биреләчәк.
→ Йорт янындагы азык-төлек кибетенә яки даруханәгә барырга мөмкин.
→ Табибка ашыгыч яки кичектергесез ярдәм сорап барганда.
→ Яшәү урыныннан 100 метрдан еракка китмичә йорт хайванын йөртергә.
→ Көнкүреш калдыкларын ташлау өчен генә чыгарга мөмкин.
3. Башка кешеләр белән аралашмыйча гына спорт мәйданчыгында йөгерә, коляскадагы баланы саф һавада йөртә, таксида туганнарга барып кайта аламмы?
Юк, мондый йөрүләр вакытлыча тыела! Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кешеләрнең үзара аралашуын мөмкин кадәр азайту һәм коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмас өчен кертелде.
4. Кибеткә чыкканда паспортны үзем белән алыргамы?
Әйе, бу шарт указда ук билгеләнгән.
5. Шәһәр буенча таксида йөрергә ярыймы?
Якындагы азык-төлек кибетенә, даруханәгә, эшкә яки табибка барсагыз гына. Югыйсә бу режимны бозу буларак карала.
6. Дәваханәләр һәм поликлиникалар ничек эшләячәк?
Барлык табиблар да гадәти режимда эшлиләр һәм пациентларны кабул итәләр. Диспансерлаштыру, медицина тикшерүе үтү һәм ашыгыч процедуралар (әйтик, табиб-косметологка бару) гына гамәлдән чыгарылды.
7. Мин шәһәргә бара аламмы?
Әйе, аннан кайта да аласыз.
8. Кибетләр, машинага ягулык салу станцияләренең эш режимы үзгәрәме?
Юк, бездә «комендант сәгате» юк, шуңа күрә тәүлек әйләнәсенә эшләүче азык-төлек кибетләре һәм ягулык салу станцияләренең эше гадәти графикта дәвам итәчәк.
9. Кафелар һәм рестораннардан ризык китерү хезмәте эшләячәкме?
Әйе, шундый эш режимына күчүче җәмәгать туклануы биналарының саны арта бара, бу тыелмый.
10. Режимны бозган өчен нинди штраф яный?
Дәүләт думасы карантинны һәм санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозган өчен штрафлар күләмен шактый арттырды. Гражданнар өчен штрафлар 15–40 мең сум, вазифаи затларга – 50–150 мең сум, юридик затлар өчен 200–500 мең сум тәшкил итә, яки эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр административ туктатып тору күздә тотыла. Изоляция режимын бозучылар гаебе белән башка кешеләр авырып китсә яки зыян күрсә, штрафлар бер миллион сумга кадәр артачак.
11. Ярдәм кирәк булса, кая мөрәҗәгать итәргә?
Республикада берничә «кызу линия» эшли, анда белгечләр төрле сорауларга җавап бирәчәк.
→ Коронавирус инфекциясе мәсьәләләре буенча Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы +7 (347) 286-58-27, 279-91-20 (тәүлек буе эшләүче, күп каналлы).
→ Коронавирус инфекциясен кисәтү мәсьәләләре буенча – Рәсәй Кулланучылар күзәтчелегенең бердәм консультация үзәге: 8-800-555-4943.
→ Карантин чорында пенсионерларга дарулар, азык-төлек һәм беренче чираттагы кирәк-яраклар китерү, чүп түгү буенча: 8-800-775-00-14.
→ Хезмәт законнары мәсьәләләре буенча: 8-800-707-8841, +7 (347) 218-0725, 218-06-47, 280-88-17, +7960-806-6545 (WhatsApp).
→ Социаль ярдәм буенча – +7 (347) 282-46-81, 282-07-19, 282-40-35.
→ Мәшгульлек үзәкләрендә теркәлү һәм эшсезлек буенча пособиеләр түләү – +7 (347) 218-07-07.
Читайте нас: