Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2020, 19:19

Мәктәпләр дистанцион укытуга күчә

6 апрельдә барлык мәктәпләрдә дә дистанцион укыту башлана.

Моның өчен укытучылар каникул вакытында ике атна дәвамында электрон-белем бирү ресурсларыннан файдалану буенча квалификация күтәрү курслары үтә. Мәгариф идарәлеге район мәктәпләренең дистанцион укуга күчүенә әзерлеген тикшерде. Фән укытучылары техник әзерлеккә мониторинг нәтиҗәләрен исәпкә алып, дәресләр үткәрү ысулын сайлаячак. Бу чара мәҗбүри: барлык кешеләрнең өйдә тору шартларында яңа технологияләр һәм юнәлешләр уйлап табарга кирәк. Хәер, районның күп кенә мәктәпләре өчен дистанцион укыту яңалык түгел. Өстәвенә, РФ Мәгариф турындагы законда (16нчы маддә) мондый укыту ысулы каралган. «Безнең район мәктәпләре укытучылары Учи.ру, Яндекс.Класс, Яндекс.Учебник, Рәсәйнең электрон мәктәбе кебек платформалардан файдаланачак, – дип хәбәр итте безгә мәгариф идарәлегенең өлкән методисты Айгөл Хәйруллина. – Ә кире элемтә өчен барлык мәктәпләрдә «Мәгариф» автоматик мәгълүмат системасында электрон журналлар алып барылачак».
Әмма проблемалар да җитәрлек. Беренчедән, кайбер белгечләр «интернетның көче җитмәячәк», дип исәпли. Икенчедән, кайбер гаиләләрдә икешәр һәм өчәр укучы бар.
Димәк, ата-аналарга аларның һәркайсына компьютер сатып алырга кирәк булачак. Әйткәндәй, ата-аналарга матди планда гына түгел, ә укытуны да контрольдә тоту буенча җаваплылык йөкләнә. Укытучылар, балагызга яхшылык эшлим дип зыян китермәгез, контроль һәм тикшерү биремнәрен үзегез эшләмәгез, дип мөрәҗәгать итәләр ата-аналарга.
Дистанцион укытуга бәйле иң катлаулы хәл, мөгаен, башлангыч сыйныф укучылары беләндер. Беренчедән, гаилә хәле буенча баланы өйдә калдыру мөмкинлеге булмаган ата-аналар да бар, икенчедән, аларның барысы да интернетка керә алмый. Мондый балалар, 1–4нче сыйныф укучылары өчен, ата-аналар ризалыгы белән мәктәпләрдә дежур төркемнәр эшләячәк, аларда дәресләр үткәреләчәк. Мәктәп укучысының интернетка керү мөмкинлеге булмаса, ул язма рәвештәге материалларны ике атнага бер тапкыр алала.
Мәктәпләрдә мондый режим махсус күрсәтмәләр килгәнче дәвам итәчәк.
«Федераль Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең 17 марттагы хатына ярашлы, бердәм дәүләт имтиханнарының вакытыннан алда этабы төп этапның резерв көннәрендә, ягъни 19–29 июньгә күчерелә, – дип аңлатты безгә мәгариф идарәлегенең өлкән методисты Айгөл Хәйруллина. – Мәктәп укучылары өчен олимпиадалар үткәрү дә билгесез срокка күчерелә, бу 2020 елның маенда булыр дип фаразлана».
Хәзерге шартларда без – укытучылар, укучылар, ата-аналар – дистанцион белем алырга өйрәнергә мәҗбүрбез, чөнки безнең балалар интернеттан күңел ачу өчен генә түгел, ә кирәкле мәгълүматны табып, җаваплылык тоеп, укыту өчен дә кулланачак.
Читайте нас: