Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 апрель 2020, 19:56

Хезмәтләр алдан язылу буенча гына күрсәтелә

Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, 30 марттан Рәсәй Пенсия фондының БР буенча идарәлегенең Чишмә районындагы клиентлар хезмәтендә гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

И. М. Бәхтияров, идарәлек начальнигы
Дөреслектә Пенсия фондының теләсә кайсы хезмәтен бүгенге көндә Фонд сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша алу мөмкинлеге бар. Кабинет сервисы Пенсия фонды эшчәнлегенең күпчелек юнәлешләрен һәм гражданнарга тиешле түләүләрне үз эченә ала, шуңа күрә шәхси кабинеттан пенсионерлар гына түгел, пенсияләрен формалаштыручылар яисә башка социаль түләүләргә хокуклары булучылар да файдалана ала. Пенсионерлар яисә пенсия алды яшендәге гражданнар дистанцион рәвештә төрле белешмәләр сорап яисә белешмәләрне башка оешмаларга җибәрүне үтенеп мөрәҗәгать итә алалар. Эшләүче рәсәйлеләр өчен кабинетта пенсия тупланмалары, коэффициентлар, стаж һәм эш бирүченең пенсия өчен күчерелгән суммалары турында мәгълүмат бар. Ана капиталына гаилә сертификаты булган гаиләләр кабинетка кереп сертификат акчасыннан файдалану һәм күпме акча калганлыгын күрә ала.
Электрон кабинет шулай ук Пенсия фондының күпчелек түләүләрен бигеләргә һәм аларны түләү белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, пенсия китерү ысулын үзгәртүне яисә социаль хезмәтне акчалата компенсациягә алмаштыруны сорап гариза язу шундыйларга керә.
Кабинет аша пенсия яшендәге өлкән кешене, инвалид баланы яки балачактан беренче төркем инвалидны караган өчен түләүне рәсмиләштерергә мөмкин. Түләүне билгеләү һәм үзен карарга ризалык бирү турындагы кирәкле электрон гариза формалары кабинетта бар. Анда шулай ук законлы вәкиле: әти-әнисе, уллыкка алучы, опекун яисә попечитель исеменнән гариза тутыру мөмкинлеге дә бар.
Билгеләнгән түләүләр яки Пенсия фонды вәкаләтләренә кагылышлы сораулар туган очракта, аларны онлайн-кабул итү хезмәте аша юлларга була.
Идарәлекнең 8 (34797) 2-13-32 телефоны буенча шалтыратып, оператив мәгълүмат алырга, 8 (34797) 2-28-83 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.
Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
Читайте нас: