Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 апрель 2020, 12:48

Басуларга чыгар мәл якынлаша

Яз көне аграрчыларның мәшәкатьләре арта. Хәзер, басу эшләре башлануга берничә атна вакыт калып барганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчүгә әзерлек эшләре тәмамланып килә.

«Нурис» җәмгыятендә язгы кыр эшләренә әзерлек тәүгеләрдән булып тәмамланган.
– Басу эшләре уҗым культуралары һәм күпьеллык үләннәр чәчүлекләрен өстәмә тукландырудан башлана. Язгы эшләр вакытында ун техника берәмлеге (шул исәптән «Джон Дир» комплексы) эшләячәк. Бүгенге көндә алар тулысынча әзер, – дип хәбәр итте «Нурис» җәмгыяте директоры урынбасары һәм баш инженер Азат Галимов.
Чәчү өчен планлаштырылган мәйдан – 2000 гектардан артык. Якынча 400 гектарда кукуруз чәчеләчәк, калган мәйданны арпа һәм бодай биләячәк. Баш инженер хуҗалыкта әлеге культураларның үз ихтыяҗлары өчен генә чәчелүен ассызыклады, чөнки биредә төп юнәлеш – терлекчелек. Басу эшләрендә ун механизатор катнашачак, алар өчен кайнар төшке аш оештырылачак. «Нурис»та мең ярымга якын мөгезле эре терлек (шул исәптән 600 баш сыер) асрала, сөт эшкәртү заводына һәр көнне 10 тонна продукция озатыла.
– Район басуларына 5500 тонна минераль ашлама кертергә планлаштырабыз, гомуми күләмнең 60%ы кайтарылган инде. Үткән елда бер гектарга 38,8 килограмм тәэсир итүче матдә кертелде, быел якынча 40 килограмм кертергә ниятләнә. Хуҗалыклар чәчәргә планлаштырылган культуралар (бөртекле, бөртекле-кузаклы, шикәр чөгендере, көнбагыш) орлыклары белән тулысынча тәэмин ителгән, өстәмә рәвештә 450 тонна элиталы орлык кайтарылачак, – дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Дамир Котдусов.
Район авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш инженеры Наил Байбурин язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен якынча 1100 тонна дизель ягулыгы кирәк булачагын әйтте, бүгенге көндә аны алып кайту дәвам итә, һәм хуҗалыклар эшләр башлануга дизель ягулыгы белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Районның тракторлар паркы кыр эшләренә 95%ка (барлыгы 300 трактор, шуларның 270е әзер), тагылма инвентарь тулысынча әзер, авыл хуҗалыгы техникасын техник тикшерү тәмамланып килә. Басу эшләрендә 75 чәчү агрегаты катнашачак, шуларның 11е – чәчү комплекслары. Соңгы елларда районда машина-трактор паркын яңарту буенча эш алып барыла – биш елда 650 млн сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган.
Әйткәндәй, Рәсәйдә яз элекке еллардагыга караганда ике атнага иртәрәк килер, дип көтелә, бу районның барлык хуҗалыклары да язгы кыр эшләренә шул көннәрдә әзер булырга тиеш дигән сүз.
Читайте нас: