Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2020, 18:20

Җавапсызлыклары белән масаеп йөриләр

Хокук саклау органнары Уфа блогеры Гүзәл Шәрәфетдиновага карата тикшерү башлаган, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Күптән түгел яшь әни баласы һәм ире белән Таиландтан кайта. Гаилә аннан кайткач 14 көн өйдә бикләнеп утырырга тиеш була. Әмма, Гүзәл үзе социаль челтәрләрдә 240 меңлек аудиториягә белдергәнчә, икенче көнне әти-әниләренә чит илдән алып кайткан бүләкләрен тапшырырга китә.
Интернет кулланучылар аны гамьсезлектә гаеплиләр. Әмма Гүзәл Шәрәфетдинова бернинди куркыныч та тудырмыйм, чөнки миндә коронавирус инфекциясе билгеләре юк, дип үзенекен итә. Әмма, галимнәр белдерүенчә, COVID-2019 бернинди билгеләрсез үтәргә мөмкин.
«Кешеләр миңа ачулы хәбәрләр яздылар һәм мин аларга «ни теләсәм шуны эшлим, үземне гаепле санамыйм» дип җавап бирдем, һәм блогер гына булсам да, минем белән тупас сөйләшергә, миңа ачулы сүзләр язарга мөмкин дигән сүз түгел», – дип язган Гүзәл.
Бүгенге көндә Башкортстан башкаласында 2 меңнән артык кеше яңа коронавирус инфекциясе буенча карантинда булырга тиеш. Шәһәрнең социаль хезмәткәрләре һәм хокук саклау органнары вәкилләре әлеге гражданнарны тикшерә башлаган. Кичә эш төркемнәре өйдә бикләнеп утырырга тиешле кешеләр яшәгән 551 фатирны йөреп чыккан.
«213 кеше өйдә, аларның 196сы карантин режимын үти һәм өйләреннән чыкмый, – дип хәбәр итте республика Сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников. – 16 гражданин да өйдә бүген, әмма алар кайвакыт урамга чыгып китәләр. Фатирлар буйлап йөргәндә 211 кеше өйдә булмаган».
Карантин режимын бозган уфалыларга карата беркетмәләр төзелгән. Документлар хокук саклау органнарына җибәреләчәк, алар гаеплеләргә җәза бирү турында карар кабул итәчәк. Мондый кылыклары өчен рәсәйлеләргә 80 мең сумга кадәр штраф салырга яки бер елга кадәр иректән мәхрүм ихтимал (кешеләр үлеменнән башка). Әгәр карантин тәртибен бозган кешедән чир йоктырып берәр кеше үлсә, аңа тагын да катгыйрак җәза – биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Читайте нас: