Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2020, 18:34

Хәзер иң хәвефсезе – өйдә утыру

Чәршәмбе, 25 мартта, Президент Владимир Путин Рәсәй гражданнарына ашыгыч мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.

Ил Башлыгы 17 минутлык чыгышында коронавирус инфекциясе таралуга һәм рәсәйлеләрнең керемнәре кимү белән көрәшкә юнәлдерелгән моңарчы күрелмәгән чаралар турында сөйләде. Аерым блок бизнеска ярдәм итүгә багышланды.
Владимир Путин киләсе атнаны хезмәт хакы саклана торган ял көннәре, дип игълан итте. Шул ук вакытта тормышны тәэмин итүнең барлык структуралары, шул исәптән медицина учреждениеләре, даруханәләр, кибетләр, банк, финанс исәпләрен, транспортны тәэмин итүче структуралар, шулай ук барлык дәрәҗәдәге власть органнары эшләвен дәвам итәчәк.
– Илебезнең барлык гражданнарына мөрәҗәгать итәм. Әйдәгез, «бәлки, бездә булмас әле» дигән фикергә таянып эш итмик. «Әй! Бу миңа кагылмый», дип уйламагыз, зинһар. Бу һәркемгә кагылырга мөмкин. Һәм ул чакта күп кенә көнбатыш илләрендә, Европада, океан артында барган вакыйгалар якын киләчәктә бездә булырга мөмкин, – дип кисәтте Владимир Путин һәм «хәзер иң хәвефсезе – өйдә утыру», дип билгеләп үтте.
Төрле чаралар комплексы гражданнарны социаль яклауны тәэмин итү, аларның керемнәрен һәм эш урыннарын саклап калу, шулай ук кече һәм урта малтабарлыкка ярдәм итү өчен эшләнә.
Аерып әйткәндә, барлык социаль пособиеләр һәм ташламалар ярты ел дәвамында, нинди дә булса өстәмә белешмәләр алмыйча һәм инстанцияләр буйлап йөремичә, автомат рәвештә озайтылачак. Балалы гаиләләргә ярдәм итү ысуллары күздә тотыла. Апрельдән башлап, ана капиталы алу хокукына ия булган барлык гаиләләргә, 3 яше тулмаган балаларның һәркайсына ай саен өстәмә рәвештә бишәр мең сум акча биреләчәк. Яңа ярдәм чараларына – 3–7 яшьлек балаларга түләүләрне исәпкә алып, Владимир Путин, алдан күзалланганча, июльдән түгел, ә бер ай алдан түли башларга кушты.
Ил Башлыгы вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча минималь норманы билгеләде – ул аена бер минималь хезмәт хакыннан ким булмаган күләмдә түләнергә тиеш (еш кына стажы булмаган яшь хезмәткәрләргә түләүләр аз). Эшсез калган очракта, эшсезлек буенча пособие күләме 12 130 сум тәшкил итәчәк, ә әлеге вакытка кадәр ул аена 8 мең сум иде.
– Бөек Җиңүнең 75 еллыгына ветераннарга һәм тыл хезмәткәрләренә 75 һәм 50 мең сум күләмендә түләүләр май бәйрәмнәренә кадәр, гадәттәгедән иртәрәк, апрель аенда ук бирелә башлаячак, – дип ассызыклады Владимир Путин.
Ул шулай ук куллану һәм ипотека кредитларын «кредит каникулларына» җибәрергә тәкъдим итте. Каникулларны хезмәт хакы 30 һәм аннан да күбрәк процентка кимегән һәрбер кеше алалачак. Шәхси эшмәкәрләр өчен озайтуның шундый ук механизмы каралган булырга тиеш. Әлеге вакытта кече һәм урта малтабарлык өчен авыр чор. Шуңа бәйле рәвештә, секторларда эшләүче компанияләргә, бүгенге көн шартларыннан зыян күргән кешеләргә, өстәмә бәягә салымнан тыш, барлык салымнар буенча кичектерүләр якындагы алты айга гамәлдән чыгарылачак.
– Гомумән алганда, Хөкүмәт һәм Үзәк Банктан, дәүләт гарантияләре һәм субсидияләүне дә кертеп, реаль секторны тотрыклы кредитлау белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар тәкъдим итүләрен һәм кабул итүләрен сорыйм, – дип ассызыклады Президент. – Авыр хәлдә калган предприятиеләрне банкротлыктан сакларга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, компанияләр банкротлыгы, бурычларны һәм штрафларны түләттерү турында кредиторларга гариза бирүгә алты айга мораторий игълан итәргә тәкъдим итәм.
Кече һәм урта предприятиеләрдә эшләүче гражданнарның керемнәренә ярдәм итү өчен иминият взносларын 30 проценттан 15 процентка кадәр киметү планлаштырыла. Әлеге сумма хезмәткә түләүнең минималь күләменнән артып киткән өлешенә тотылачак.
– Түбәнәйтелгән ставка кризиска каршы чара сыйфатында гына түгел, ә киләчәккә дә кертелә. Шул рәвешле без эш бирүчеләр өчен озак сроклы дәртсендерү чаралары булдырабыз, – дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
Владимир Путин шулай ук Рәсәйдән чит илләргә киткән керемнәрнең барлык түләүләре (процент һәм дивидендлар рәвешендә) 15 процент адекват салым салынырга тиеш, дип белдерде. Бу башка дәүләтләр белән килешүләргә төзәтмәләр кертүне таләп итәчәк. Шулай ук банк керемнәренең яки бурыч кәгазьләренә инвестицияләренең гомуми күләме 1 миллион сумнан артып киткән гражданнарга 13 процент күләмендә салым билгеләргә тәкъдим ителә. Әлеге башлангыч вкладчыларның нибары бер процентына гына кагылачак.
– Билгеләнгән ике чараны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә бюджетка өстәмә керемнәрнең барысын да максатка ярашлы балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларын финанслауга, эшсез калган яки «больничныйга» чыккан кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерергә тәкъдим итәм, – диде Владимир Путин.
Ул шулай ук Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү датасының күчерелүе турында да белдерде.
– Төбәкләрдә дә, гомумән ил буенча да хәлләрнең ничек булачагын бары тик һөнәриләр фикеренә, табибларның һәм белгечләрнең киңәшләренә таянып кына яңа тавыш бирү көне турында карар кабул итәчәкбез, – дип билгеләде Владимир Путин.
Исегезгә төшерәбез, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән, ә бу көн ял көне була дип ниятләнгән иде.
Читайте нас: