Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 март 2020, 18:15

«Патриот» паркында «Хәтер юлы»

Башкортстанда сугышта катнашучылар турында 500 меңнән артык материал тупланган, шуларның 21 меңнән артыгы фотографияләр, дип хәбәр итте «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Үзәк хәрби округның хәрби комиссариатлары мультимедиа комплексы өчен 6 миллионга якын материал, шул исәптән фронтовиклар һәм тыл хезмәткәрләренең 200 меңнән артык фотосурәтен әзерләгән. Башкортстанда яшәүчеләр җыйган материаллар арасында фронттан килгән 500дән артык хат бар.
Мәскәү өлкәсенең «Патриот» паркында «Хәтер юлы» мультимедиа галереясы төзелә. Бу Рәсәй Кораллы көчләренең Үзәк музее филиалы булачак, ул РФ Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе белән бер вакытта, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан ачылачак. Мәгълүмат җыю дәвам итә. Башкортстан халкына хәрби комиссариатларга туганнары һәм якыннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында фотолар һәм белешмәләр алып килергә кирәк.
РФ Оборона министрлыгы тормышка ашырган «Хәтер юлы» проекты Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүматларның һәркем өчен мөмкин булган бердәм базасыннан гыйбарәт. Рәсәйнең барлык төбәкләрендә җыелган материаллар фронтовикларның һәм оборона предприятиеләре хезмәткәрләренең, партизаннарның һәм блокададагы Ленинградта яшәүчеләрнең, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең һәм хәрби хәбәрчеләрнең исемнәре, портретлары һәм хатлары язылган иң зур һәйкәлнең бер өлеше булачак.
«Хәтер юлы» экспозициясе «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясендә урнаштырылачак, анда РФ Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе төзелә. Галереянең озынлыгы 1418 адымга тиң, ул Бөек Ватан сугышының 1418 көн һәм төннәрен хронологик принцип буенча символлаштыра: сугыш башыннан алып Бөек Җиңүгә кадәр. Галереяда кечкенә фотографияләр технологиясе ярдәмендә совет гражданнарының да, чит ил кешеләренең дә, мәсәлән, Франциянең «Нормандия-Неман» полкы очучыларының 33 миллионга якын фотосурәтен урнаштыру планлаштырыла.
Проектта теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен Рәсәй Оборона министрлыгы сайтында «Хәтер юлы» мәгълүмат бүлеген табарга кирәк, анда фронтта сугышкан яки тылда хезмәт куйган Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы мәгълүматларны һәм фотосурәтләрне җибәрергә мөмкин. Бу материалларның барысы да мультимедиа галереясына керәчәк.
Читайте нас: