Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2020, 14:29

Хәзер бала тудыру – Уфада

Социаль челтәрләрдә Чишмәнең бала тудыру йорты турында күп кенә имеш-мимешләр йөри: «Ишеттегезме? Безнең бала тудыру йорты ябылган», «Ни өчен? Хәзер кайда бала табарга?».

Бу турыда дөрес мәгълүмат алу өчен Чишмә үзәк район дәваханәсе баш табибының медицина буенча урынбасары Земфира Янгуразовага мөрәҗәгать иттек.
– Авырлы һәм бала табучы хатын-кызларга Уфа шәһәрендә югары квалификацияле ярдәм күрсәтү максатында БР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы чыкты. Бу, беренче чиратта, аналар һәм сабыйлар арасында үлем очракларын кисәтү өчен эшләнә, – дип хәлгә аңлатма бирде Земфира Альберт кызы.
Аның сүзләренә караганда, районнарда балалар тууның кимүе акушерлар һәм табиб-гинекологларның квалификациясе югалуга китерә. Һәр икенче бала табу очрагы катлаулыклар белән үтә, һәм сәламәт әниләр юк диярлек. Мәсәлән, бала туганда кайвакыт мөһим заманча аппаратуралары булган белгечләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килә, ә яңа туган сабыйларга еш кына югары квалификацияле неонатолог ярдәме таләп ителә. Боларның барысы да Уфа шәһәрендәге бала тудыру йортларында бар.
– Бала тудыру бүлеге 2020 елның 1 апреленнән ябыла, хирургия бүлегендә социаль авыр хәлдә булган йөкле хатын-кызлар өчен дүрт койка, шулай ук биш гинекология койкасы булачак, – дип хәбәр итте баш табиб урынбасары. – Әлбәттә, баланы өйдән еракта табарга теләмәүче хатын-кызлар да бар. Безнең акушерлар алар белән планлы рәвештә аңлату эше алып бара.
Әйткәндәй, бала тудыру йортының штаты кыскартылмый, ә хирургия бүлегендә төнлә эшләүче акушерлар бригадасы яки акушерлык посты булдырылган. Шулай ук баш табиб боерыгы буенча дежур бригадалар оештырыла, алар составына педиатр, акушер-гинеколог һәм балалар шәфкать туташы керә.
– Киләчәктә элекке бала тудыру йорты бинасында компьютер томографы куйганнан соң берничә районга исәпләнгән йөрәк-кан тамырлары бүлеген ачу планлаштырыла, – диде Земфира Альберт кызы.
Фото: «Башинформ» МА
Читайте нас: