Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2020, 17:28

Чишмәдә ыгы-зыгы өчен сәбәп юк

Интернетта азык-төлеккә кагылышлы ыгы-зыгы турында төрле мәгълүмат бик күп. Анда Уфадагы буш кибет киштәләре хакында видеороликлар карарга һәм фотосурәтләр күрергә була. Чишмә кибетләре турында да шундый сүзләр йөреде.

Без барысын да үз күзебез белән күрү өчен район үзәгенең зур азык-төлек кибетләре буйлап рейд үткәрдек. Бу эшне «Светофор»дан башладык, чөнки киштәләре буш һәм эче тулы халык, дип башта ук нәкъ аның турында сүз барды.
– Ыгы-зыгы кимеде инде, берничә көн сатып алучылар күп булды, шулай да барысын да сыпырып алып беттеләр, дип әйтә алмыйм. Халыкның күпчелеге шикәр комы алырга килде, әмма ул сатуда юк, ярмалар күп сатылды, – дип билгеләде кибет директоры Елена Исаева.
Ул шулай ук товарның график буенча китерелүе, барысының да җитәрлек күләмдә булуы һәм бәяләрнең элеккеге дәрәҗәдә калуы турында сөйләде. Чынлап та, барлык киштәләр һәм әрҗәләр тулы, карабодай ярмасын 49,8 сумнан, 3 кг макаронны 87 сумнан сатканнар.
– Паникага бирелмим, азык-төлекне күпләп алып куймыйм. Ирем белән азлап кына кирәкле әйберләр сатып алырга килдек, – дип үз фикере белән уртаклашты сатып алучы Нурсилә Нугаева. – Барысы да тиз арада тотрыкланыр дип өметләнәбез, алай-болай була калса, ит һәм баз тулы бәрәңгебез бар.
«Бәйрәм» кибете директоры урынбасары Виктория Матвеева да район гәзите хәбәрчесенә биредә дөнья беткән кебек кыланучылар булмады, һәм юк та, дип ышандырды. «Сатып алучылар гадәттәгедән күбрәк булды-булуын. Бу көн ахырында чекларның күп булуы һәм кергән акча күләме буенча да сизелде. Асылда исә карабодай һәм дөге ярмалары сатып алалар», – диде ул. Биредә сатуда шикәр комы күп, акция буенча аның бер килограммының бәясе 25,9 сум. Башка азык-төлеккә бәяләр әлегә элеккеге дәрәҗәдә калган. Монда да буш киштәләр күренмәде.
– Бездә сатып алучылар агымы үзгәрмәде, барысы да гадәти көннәрдәге кебек. Әлеге вакытта шикәр комы юк, чөнки аны безгә күпләп китермиләр. Башка төр азык-төлек җитәрлек күләмдә бар, сатуда беткәч алар складтан яки тәэмин итүчеләр аша китерелә. Чишмәлеләр азык-төлексез калмас, – диде «Магнит»та товаровед булып эшләүче Павел Зәйнетдинов.
Дөрес, без килгән көнне сатуда карабодай юк иде. Товаровед сүзләренә караганда, бүген ул китерелергә тиеш, һәм аның бәясе элеккечә калачак, 800 граммлы бер төргәкнең бәясе якынча 25–27 сум тәшкил итә. Биредә бер төргәк дөгенең бәясе 34 сум, ә иң арзанлы (900 гр) макаронның хакы – 41 сум.
«Рублевка» кибете киштәләрендә азык-төлек күп иде, дип әйтеп булмый. «Ярмалар, он һәм макарон ризыклары сатылып бетте. Товар күптән түгел генә, яңа бәя белән китерелде. Аны үлчәп төргәкләргә салу белән шөгыльләнәбез», – диде өлкән сатучы Илүзә Шәйхетдинова. Элек монда карабодай 58 сумнан сатылган булса (акция буенча – 48,5 сум), хәзер аның бәясе – 71,8, дөгенеке – 42 сум. Шикәр комының бәясе 28,3 сум булса, әле 36,6 сум тәшкил итә.
– Сатып алучылар күбәйде, аларның берникадәр борчылуы сизелә. Безнең җитәкчеләр халыкны азык-төлек запасы җитәрлек дип тынычландырырга кушты. Дөресе шул, киштәләребез тулы, складларда барысы да бар. Карабодай ярмасына ихтыяҗ зур, дөге, тушенка да алалар, – дип сөйләде «Пятерочка» кибете директоры Гөлсинә Шаһиева.
Биредә карабодайның бәясе – 39, экстра төре – 76 сум. Төргәктәге 400 граммлы макарон 14 һәм 21 сумнан сатыла.
«Ярминкә» кибете җитәкчеләре аңлатма бирүдән баш тартты. Биредә буш киштәләрне күрмәдек, әмма анда «шикәр комы бер кешегә 5 килограмм сатыла» дигән белдерү (бу хакта социаль челтәрләрдә безнең «Чишмә район гәзите» төркемендә язылган иде) аптырашта калдырды. Статистика безнең илдә шикәр комына кытлык булмавын күрсәтә.
Әйткәндәй, социаль челтәрләрдә язылганча, 80 сумлык карабодайны беркайда да тапмадык.
Кибет җитәкчеләре сүзләренә караганда, коронавирусны кисәтү чаралары үтәлә: товар салу өчен арбалар, ишек тоткалары йогышсызландыру чаралары белән эшкәртелә, кайбер кибетләрдә кассирларга перчаткалар, антисептиклар бирелгән, эш башланыр алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасы үлчәнә.
Халык белән эшләүче күп кенә оешмаларда (банкларда, кибетләрдә) хезмәткәрләр, чыннан да, йогышсызландыру чараларын актив кулланалар. Гәзит хәбәрчесе моның шулай булуын үз күзләре белән күрде.
Рейд нәтиҗәләре буенча, азык-төлек тирәсендәге ыгы-зыгы һәм шау-шуны кыю рәвештә чамадан тыш арттырылган, киштәләр буш түгел, складлардагы запаслар да озакка җитәчәк, дип ышандырдылар кибетләр җитәкчеләре.
Читайте нас: