Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2020, 16:54

«Инцидент» күзәтә

Республика Башлыгы һәм район хакимияте башлыгы аккаунтларына Чишмә районы халкыннан теге яисә бу проблеманы хәл итү үтенече белән мөрәҗәгатьләр килә.

Азат Әхмәдиев:
– Чишмә поселогының «Төньяк» бистәсендә газ кертү буенча эшләр кайчан башлана? Хәтта киңкүләм мәгълүмат чараларында да ул көз башланачак, дип вәгъдә ителгән иде, әмма әлегә бернинди эш тә алып барылмый.
Чишмә муниципаль район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов:
– Элегрәк хәбәр ителүенчә, 2018 елда Чишмә поссоветы бюджеты исәбенә Чишмә поселогының «Төньяк», «Заречный» бистәләрен газ белән тәэмин итү» проекты эшләнде һәм экспертиза үтте. Чишмә поселогының «Төньяк», «Заречный» бистәләрен газ белән тәэмин итү буенча проект-тикшеренү эшләренә заявка 2019 елга республиканың адреслы инвестиция программасына кертелгән иде. 2019 елның ноябрендә газүткәргеч төзелеше буенча эшләр башкаруга килешү төзү хокукына аукцион үткәрелде, җиңүче билгеләнде. БР Дәүләт төзелеш комитеты мәгълүматына караганда, 2019 елның декабрендә «БР Чишмә районы Чишмә поселогының «Төньяк», «Заречный» бистәләрен газ белән тәэмин итү» объекты буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга өстәмә килешү төзелде. 2020 елның 9 гыйнварына, һава торышына бәйле рәвештә, килешү буенча эшләрнең сыйфатлы башкарылуы мөмкин түгел, шуңа күрә эшләр һава шартлары уңайлы булганда, 2020 елның икенче кварталында башланачак. Килешү буенча эшләрне төгәлләүнең соңгы срогы – 2020 елның ноябре.
Читайте нас: