Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2020, 14:56

Беренче мәктәптән призёрлар

Бөтенрәсәй мәктәп укучылары олимпиадасы тәмамланды, ул өч этапта үтте.

Мәктәп этабы 2019 елның 25 сентябреннән 31 октябренә кадәр булды, анда 4–11 сыйныфларда укучы 2505 бала (гомуми күләмнән 70%) катнашты.
Бөтенрәсәй мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы 2019 елның 6 ноябреннән 12 декабренә кадәр гимназия, беренче һәм бишенче мәктәпләрдә үтте, анда катнашкан 1012 укучының 154е җиңүче һәм призер булды.
Төбәк этабы 10 гыйнвардан 22 февральгә кадәр үтте. Анда район олимпиадасында җиңгән 25 бала катнашты. Безнең район укучылары алты фән буенча призлы урыннар алдылар, 1нче мәктәптән тугызынчы сыйныф укучысы Әмир Исмәгыйлев (укытучысы Зөлфирә Вәлиева) физика һәм астрономия фәннәре буенча призер булды. Калган призерлар да беренче мәктәптә укый: унынчы сыйныф укучысы Владислав Лопатовский, 11нче сыйныф укучылары Илһам Котдусов һәм Элина Мөхәммәдиева (укытучылары Венера Собханкулова) икътисад буенча олимпиадада аерылып тордылар, 10нчы сыйныф укучысы Альберт Баһаветдинов рус теленнән олимпиадада яхшы нәтиҗә күрсәтте (укытучысы Наталья Гончар).
Читайте нас: