Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2020, 12:35

Таналар – тере инкубатор

Хәзер ЭКО (экстракорпораль аталандыру) белән беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйсың.

Балага уза алмаган хатын-кызлар да еш кына әлеге юлны сайлый.
Әмма Европада яралгыларны күчерү актив кулланылса да, «пробиркадан бозау» дигән сүз аптырашта калдыра. Чишмә районында бу юнәлештә беренче адымнар ясала.
– Эксперименталь тәҗрибә төрле компанияләрдә һәм Рәсәйдә дә булды һәм әле дә бар, әмма бу система, барлык процессларны да нечкәлекләренә кадәр белмәү сәбәпле, әлегә эшләми, – дип хәбәр итте «Башкир-сөт» җәмгыятенең генераль директоры Кирилл Ершов. – Без терлек асрау өчен Түбән Тирмә фермасының бер корпусын үзгәртеп кордык. Озак вакыт буш торуын һәм биредә маллар өчен куркыныч йогышлы чирләр булмау ихтималлыгын исәпкә алып, нәкъ шул ферманы сайладык.
Пробиркадан бозаулар ни өчен кирәк соң? Сыер үз гомерендә күп тапкыр бозаулый. Әгәр яхшы нәселле сыердан берничә яралгыны алып башка таналарга күчерсәң, шундый ук генетикалы бик күп маллар алырга мөмкин. Ягъни, әлеге системаның максаты – күп продукция бирүче маллар санын тиз арада арттыру.
– Бу программа «Генетик лифт» дип атала. Һәм ул, берничә буыннан соң гына яхшы токым алу мөмкинлеге булган, озакка сузылган ясалма аталандыруга караганда, тизрәк һәм нәтиҗәлерәк, – дип аңлатты Кирилл Викторович.
Яралгыны, сыерларга караганда, таналарга күчерү кулайрак (эмбрионнар яхшырак яраклаша). Хәтта бу очракта да иң сәламәт һәм кимчелекләре булмаган таналар сайлап алына һәм аларның нинди токымда булуы мөһим түгел. Яралгыны танага күчерер алдыннан малларга витаминнар бирелә, ә өч атна – бер айдан соң алар бу процедурага әзер була.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, «Башкир-сөт» һәм «Башкир-агроинвест» – «Таврос» бердәм холдингының бүлендек предприятиеләре һәм «Башкир-агроинвест»тан якынча 180–200 тана сайлап алыначак.
– Без әлеге технологияне куллануда зур тәҗрибә туплаган Мәскәү фирмасы белән хезмәттәшлек итәбез. Белгечләр эмбрионнарны алып килеп таналарга күчерәчәкләр һәм малларны күзәтеп торачаклар, – диде «Башкир-сөт» җәмгыятенең генераль директоры.
Ул билгеләп үтүенчә, бозауларның беренче партиясе арытаба үрчетү өчен файдаланылачак. Алардан шулай ук яралгылар алыначак һәм бу эш агымга куелачак. Әлеге технология Чишмә районыннан тыш, Благовар һәм Бүздәк районнарында да кулланылачак. Эш уңышлы барса, республиканың барлык районнары белән хезмәттәшлек итү планлаштырыла.
Башкорт дәүләт аграр университетта лаборатория оештырылачак, анда белгечләр эмбрионнарны сайлап алачак һәм туңдырачак, ә Түбән Тирмәдә тәҗрибә хуҗалыгы урнашачак.
Читайте нас: