Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2020, 18:27

Юньле директор пенсиясез калдырмас

Пенсия фонды идарәлеге начальнигы урынбасары – шәхси исәпкә алу, иминиятләүчеләр белән үзара хезмәттәшлек итү төркеме җитәкчесе Лариса Николаеваның кабинетына хисләрен йөгәнли алмаган бер хатын-кыз килеп керде һәм кычкырына башлады:– Документлар кайда булган, аларны хәзер каян эзләргә?

Бераз тынычлангач, аңлата башлады. Ачыклануынча, аңа пенсияне рәсмиләштерергә вакыт җиткән, документлар җыя башлагач, 1994 елдан 2000 елга кадәр эшләве турында мәгълүмат булмавын белгән. Алты ел стажы исәпкә алынмаган, чөнки эш урыныннан отчетлар үзвакытында тапшырылмаган.
– Быел да, төгәлрәге, 11 мартка 70 оешма, нигездә, шәхси эшмәкәрләр һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр Пенсия фондына 2019 ел өчен СЗВ-стаж отчетларын тапшырмаган, – дип аңлатты Лариса Леонидовна, – һәм бу 400дән артык иминиятләштерелгән затның 2019 ел өчен хезмәт стажы югалырга мөмкин, дигән сүз. Әлеге предприятиеләрдә 6дан 36га кадәр кеше эшли. Без моңа җавапсыз караган директорлар белән эш алып барабыз, отчет бирергә кирәклеге турында исләренә төшерәбез. Алар оныттык дип акланалар. Ә бит, билгеле рекламада әйтелгәнчә, юньле директор пенсиясез калдырмаячак. Шуңа бәйле рәвештә страховка пенсиясе гражданнарның хезмәт эшчәнлеген исәпкә алып билгеләнә, дип искә төшерәбез. Бу пенсиягә хокук Рәсәй Федерациясенең «Страховка пенсияләре турында»гы законында билгеләнгән шартлар һәм нормалар нигезендә билгеләнә. Страховка пенсиясе Рәсәй Пенсия фонды исәбенә түләнә, ул, үз чиратында, мотлак пенсия страховкасына иминият взнослары хисабына формалаша.
Шәхси исәптә чагылдырылган пенсия хокуклары турында гражданинның Рәсәй Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетында, Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә, gosuslugi.ru порталында белергә мөмкин.
Лариса Леонидовна «Цифрлы икътисад» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында электрон хезмәт кенәгәләре кебек яңалыклар турында да сөйләде. Кампанияне 2020 ел ахырына кадәр алып бару планлаштырыла, ягъни барлык хезмәткәрләр дә үз мәгълүматларының кәгазьдә калуы яки электрон вариантка күчерелүе турында хәл итәргә тиеш. Районның 141 предприятиесендә үз мәгълүматларын электрон хезмәт кенәгәсенә күчерү өчен гариза язган хезмәткәрләр бар инде. Районның ун предприятиесе үз эшчеләренең электрон хезмәт кенәгәсен алып бара башлады. Лариса Леонидовна фикеренчә, электрон кенәгәләр шуның белән яхшы, алар югалмаячак, чөнки гамәлдә янгын, сейфны урлау нәтиҗәсендә документлар югалу очраклары да очрый. Һәм аларны торгызу процессы һәрвакыт катлаулы һәм авыр эш. Өстәвенә, беречедән, эш бирүчеләргә читтән торып эшләүче хезмәткәрләр белән хезмәттәшлек итү җиңелрәк булачак, икенчедән, электрон хезмәт кенәгәләре өстәмә рәвештә отчет тапшырудан коткарачак.
Читайте нас: