Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2020, 16:16

Механизаторлар парта артына утырды

Техниканың өзлексез эшләве – язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу һәм яхшы уңыш алу өчен иң мөһим шартларның берсе.

Шуңа күрә әледән үк тиешле чаралар күрелә: техника ремонттан соң тикшерелә, ә механизаторлар өчен язгы кыр эшләре башланыр алдыннан укулар үткәрелә.
Күптән түгел үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың (Дәүләт техника күзәтчелеге) техник торышына дәүләт күзәтчелеге идарәлеге начальнигы Яков Кожевников һәм авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш белгечләре шул максат белән районның иң эре хуҗалыкларының берсе булган «Агро-Альянс» җәмгыятенә килделәр.
Яков Андреевич транспорт чарасын куллануга карата таләпләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, техника район хуҗалыкларының яртысында диярлек тикшерелгән. Ул безнең районда барлыгы 1600 берәмлектән артык техника барлыгын билгеләп үтте, аларның 47%ы – авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, 40%ы – шәхси һәм 13%ы – башка предприятиеләрдә. «Техниканы тикшерү елына бер тапкыр гына үткәрелсә дә, техника өчен җаваплылык һәрвакыт сезгә йөкләнә», – диде ул.
Авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш инженеры Наил Байбурин үз чыгышында теоретик мәсьәләләргә кагылып үтте, квалификацияне күтәрү, хәвефсезлек техникасын үтәү кирәклеге турында искәртте.
Предприятиенең баш агрономы Рамил Ибраһимов сүзләренә караганда, укуларны предприятиеләргә барып оештыру барлык механизаторларны да укытырга мөмкинлек бирә.
– Безнең авыл хуҗалыгы предприятиесендә, мәсәлән, 20 механизатор һәм дүрт шофер эшли һәм укый, – диде ул. – Сүз уңаеннан механизаторларыбызның тәҗрибәле, уртача 48 яшьләрдә булуын әйтеп узыйм. Иң яше Динар Байковка – 23, ә иң өлкәне Александр Кузьминга 61 яшь. Нигездә, Шөнгәккүл авылы механизаторлары эшли, Дәүләкәннән һәм Калмаштан килеп эшләүчеләр дә бар.
Рамил Солтангәрәй улы 30 еллап эшли инде, барысын да белә һәм һәркем турында, туган көннәреннән башлап балаларының уңышларына кадәр, сөйләп бирә ала. Көннең икенче яртысында улының туе булса да, ул механизаторларны укыту һәм техника тикшерү кебек чарага килмичә булдыра алмаган. Шуны билгеләп үтик, 23 трактор һәм алты тагылма техник тикшерүне уңышлы үтте. Ахырда предприятиенең баш инженеры Җәвит Сафин «Язгы чорда техниканың эше көйле булырга тиеш, һәм бу сездән тора – техниканы саклагыз», дип йомгак ясады.
Читайте нас: