Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2020, 17:12

«Инцидент» күзәтә

Республика Башлыгы һәм район хакимияте башлыгы аккаунтларына Чишмә районы халкыннан теге яисә бу проблеманы хәл итү үтенече белән мөрәҗәгатьләр килә.

Данис:
– Түбән Хаҗәт авылында 15 ел буена су юк, кешеләр скважиналар казытырга мәҗбүр, әмма су начар сыйфатлы, шулай ук торак пункт урамнарында яктырткычлар юк.
Чишмә район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов:
– Чишмә районының Түбән Хаҗәт авылында суүткәргеч, чынлап та, 15 елдан артык эшләми. Тузган булуы сәбәпле, янәдән тергезүнең мәгънәсе юк. Чишмә авыл Советы биләмәсе бюджетында акча җитмәү сәбәпле, 2019–2020 елларда Түбән Хаҗәттә яңа суүткәргеч челтәре төзү планлаштырылмый. Киләчәктә анда Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча суүткәргеч төзү мөмкинлеген караячакбыз. 2019 елның декабренә әлеге торак пунктның һәр йорт ишегалдында су скважинасы бар. Су сыйфатына килгәндә исә, скважина хуҗасы анализны үзе ясый ала, моның өчен Башкортстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Чишмә районара филиалына (Чишмә пос., Елга урамы, 2А), 8 (34797) 2-12-62 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Хәзер урамнарны яктырту буенча.
Чишмә авыл Советы хакимияте «2019–2024 елларда Башкортстан Республикасы торак пунктларын тышкы яктыртуны яхшырту» республика гомумдәүләт программасына ярашлы, 2020 елга урамнардагы яктырткычларны капиталь ремонтлау буенча проект-смета документын әзерләде. Документлар БР Дәүләт экспертизасы идарәлегендә тикшерү үтте һәм уңай бәяләмә алды. Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына заявка җибәрелде инде.
Түбән Хаҗәт авылының Күл, Дим, Хәсәнов урамнарындагы юлларга асфальт түшәлгән, алар канәгатьләнерлек хәлдә. Әлеге вакытта Чишмә авыл Советының әлеге урамнар юлларында чокыр-чакырларны ремонтлау буенча финанс мөмкинлеге юк. Шуңа күрә Чишмә авыл Советы хакимияте 2020 елга юл фонды акчаларын арттыру үтенече белән Чишмә район Советы депутатларына мөрәҗәгать итте, җавап көтәбез. Түбән Хаҗәт авылын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр белән 8 (34797) 2-88-04 телефоны буенча Чишмә авыл Советына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Читайте нас: