Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2020, 20:30

Хәзер коронавирусны Уфада билгелиләр

Коронавирус таралу сәбәпле, дөньядагы хәл күп сүзләр китереп чыгара.

114 илдә зарарланган кешеләрнең гомуми саны 118 мең кеше тәшкил итә, Рәсәйдә 28 очрак теркәлгән.
– Бүгенге көндә Кытайдан һәм Италиядән кайткан алты чишмәленең биоматериаллары анализга алынды, нәтиҗәләр тискәре. Ә Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге агымдагы елның сигезенче мартыннан авыр формадагы «дәваханәдән тыш пневмония» диагнозы белән пациентларның биоматериалларын анализга җибәрергә кушты. Хәзерге вакытта андый пациентлар юк, – диде Чишмә үзәк район дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Наил Вәлиәхмәтов.
БР Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә хәбәр итүләренчә, хәзер Башкортстанда да коронавирусны билгеләргә була. Элегрәк пациентлардан алынган пробалар Новосибирскиның «Вектор» институтына җибәрелде. Хәзер медицина учреждениеләре тарафыннан китерелгән биоматериалларны Уфада тикшерәләр, нәтиҗәләр сигез сәгатьтән соң билгеле була. Бер үк вакытта үрнәкләр страховка өчен Новосибирскига җибәрелә, анда тест-системалар эшләнгән – шул рәвешле табиблар чирнең булу-булмавы турында ике нәтиҗә алалар.
Читайте нас: