Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2020, 17:30

Тракторлар: ремонтлыйлар да, яңарталар да

Авылда яз, ул көннән-көн кыздырган кояш һәм кошлар сайравы гына түгел, шулай ук район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә актив әзерлек мәле дә.

«Башсельхозтехника» предприятиесенең Чишмә филиалы аларга техника ремонтлауда ярдәм күрсәтә. Биредә 70 кеше хезмәт куя.
– Безгә техниканы ремонтка республиканың төрле почмакларыннан китерәләр, чөнки без, берничә хосусый оешманы исәпкә алмаганда, «Башсельхозтехника»ның бердәнбер ремонтлаучы филиалы булып калдык, – диде баш инженер Рим Байбурин.
Биредә Урал арты, Уфа, Шаран, Учалы, Стәрлетамак районнарыннан китерелгән техника ремонтлана. Предприятие алдында хуҗаларга төзәтелгән техниканы 10 апрельгә кадәр кире кайтару бурычы куелган.
Әйткәндәй, биредә асылда исә Петербург, Харьков һәм Минск трактор заводларының тракторларын ремонтлау белән шөгыльләнәләр, шулай ук чәчкечләрне, аларның алымын арттырып, яңартып ремонтлау үткәрәләр.
– Хуҗалыкка тракторларны яңартып ремонтлауга субсидияләр бирүнең төп шарты – көч агрегатын яңага, ягъни двигательне куәтлерәккә (350, 390, 420 ат көче), «МТЗ»ны ремонтлаганда субсидияне бирүнең төп шарты төп узелны (алгы яисә арткы күперчекне) алмаштыру. Шулай ук камилләштерү ремонты барышында без руль белән идарә итүне алыштырабыз һәм яңа кабина куябыз, – дип билгеләде Рим Рәшит улы.
Яңа кабиналар уңайлылык белән аерылып тора, анда кондиционер, магнитола урнаштыралар.
«Башсельхозтехника» территориясендә ике цех бар: ремонтлаучы, анда сүтеп-җыю һәм юу алып барыла, ә моторлар цехында төп узеллар, күперчекләр һәм двигательләр белән шөгыльләнәләр.
Әлеге вакытта ремонт цехында Чишмә җиләк-җимеш питомнигының «МТЗ» тракторы (аны ремонтлауга субсидия тиеш) һәм агымдагы ремонт үткәрелүче «Т-150» тора. Күптән түгел «Идиятуллин» крестьян-фермер хуҗалыгының ике «МТЗ»ы камилләштерелгән һәм капиталь ремонтланган.
– Бездә гарантияле хезмәтләндерү оештырылган, ягъни аларны хуҗалыклар алганнан соң тракторлар ватылса ремонтлыйбыз.
Авыл хуҗалыгы техникасы ремонтлауның кызу чоры үткәннән соң башка җайланмалар һәм машиналар ремонтлауга күчәбез – торак-коммуналь хуҗалыклар белән килешү төзедек, аларга асылда техниканы, мәсәлән, бульдозерларны кышка әзерләргә кирәк, – дип сөйләде белгеч.
«Башсельхозтехника»ның Чишмә филиалында киләчәктә күбрәк тергезү эшләре белән шөгыльләнергә ниятлиләр, моның өчен кирәкле станок сатып алу мөһим. Ягъни детальләр алмаштырылмаячак, ә, киресенчә, яңадан тергезеләчәк, ә бу инде ремонтның үзкыйммәтен киметәчәк.
Күп кенә башка производство коллективларындагы кебек үк, биредә квалифицияле белгечләр, станокчылар, токарьлар һәм фрезерчылар җитми.
Предприятиегә техниканы ремонтлау өчен төрле хуҗалыклардан китерәләр, әмма районның күпчелек хуҗалыклары аны үз көчләре белән үткәрергә тырышалар. Бу аңлашылып тора инде: очсызга төшә.
Читайте нас: