Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2020, 20:35

Майда ничек ял итәчәкбез?

Май аенда рәсәйлеләрне озын яллар һәм бәйрәм көннәре көтә.

Алар Яз һәм хезмәт көнен һәм Җиңү көнен бәйрәм итү белән бәйле, шул ук вакытта бәйрәм алды ике эш көне дә бер сәгатькә кыскара, дип сөйләде «РИА Новости»га Рәсәйнең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Иван Шкловец.
«Рәсәйлеләр Яз һәм хезмәт көнен (1 май) бәйрәм итү уңаеннан биш көн рәттән (1–5 май) ял итәчәк. Алга таба эш атнасы кыска булачак, ул 6–8 май дәвам итәчәк. Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан рәсәйлеләрне янә озын яллар көтә – 9–11 май», – дип ассызыклады ул.
30 апрель һәм 8 май бәйрәм алды эш көннәре булу сәбәпле, аларның озынлыгы бер сәгатькә кыскарачак.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, 22 апрель – Рәсәй Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көне түләүле ял көне булачак.
Читайте нас: