Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2020, 14:40

«Инцидент» күзәтә

Республика һәм район хакимияте башлыгы аккаунтларына Чишмә районы халкыннан теге яисә бу проблеманы хәл итү үтенече белән мөрәҗәгатьләр килә.

Татьяна Энговатова:
– 2008 елдан мине яшьләр программасына кабул иттеләр, һәм шуннан бирле чиратым алга бармый.
Чишмә муниципаль район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов:
– Сез 2008 елның 9 сентябреннән «Гражданнарны торак белән тәэмин итүдә һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә дәүләт ярдәме күрсәтү» максатлы ведомстволы программада, «Рәсәй Федерациясенең кулай һәм уңайлы торак һәм торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» Рәсәй Федерациясенең дәүләт торак программасында катнашучы булып торасыз.
2020 елның 31 гыйнварына сез чиратта 20нче урында торасыз. Программа федераль булганлыктан, федераль бюджеттан финанслау көтәбез. Яңалыклар булгач та, шунда ук сезгә хәбәр итәрбез. Шулай ук исегезгә төшерәбез: 2019 елда сезне авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәре буларак, «БР авыл хуҗалыгы биләмәләренең комплекслы үсеше» дәүләт программасында катнашу өчен документлар исемлеге белән таныштырдык. Әгәр дә сез исемлекләргә ярашлы документлар туплаган булсагыз, Чишмә район хакимиятенең торак бүлеге белгече Алсу Пугасейга (Чишмә пос., Киров урамы, 50, 5нче кабинет, бәйләнеш өчен телефон 8 (34797) 2-06-77) мөрәҗәгать итегез.
Читайте нас: