Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 март 2020, 15:51

Балаларны йөзәргә өйрәтәләр

Февраль аенда «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында Чишмә районының гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары йөзәргә өйрәтү программасы башланды.

Йөзү буенча дәресләр һәр шимбә 8дән 15 сәгатькә кадәр үтә. Анда икенче һәм өлкәнрәк сыйныф укучылары йөри.
Балаларны авыл мәктәпләреннән ата-аналардан кем дә булса яки мәктәп педагогы алып килә.
Бер дәреснең бәясе – 70 сум. Мәктәп укучыларын йөзәргә өйрәтү курсы 12 дәрестән тора.
– Балаларны мәктәп янында җыябыз, ә аннары спорт комплексына алып киләбез. Әйткәндәй, кече кызым да дәресләргә йөри, әлегә бортка гына тотынып тора, чөнки курка, әмма дәресләргә теләп йөри, – диде Нәфисә Хөсәенова. – Балаларны мондый дәресләргә йөртү мөмкинлеге булуга бик сөендек. Минемчә, бу дәресләр сәламәтлек өчен файдалы, кызымның йөзә белүе дә тормышта кирәк булачак. Үзем йөзә белмим, элек мондый мөмкинлек юк иде, кызым кече яшьтән үк йөзәргә өйрәнәчәк.
Чишмә балалар спорт мәктәбе тренеры Алина Гомәрова сүзләренә караганда, әлегә дәресләргә авыл балалары, шул исәптән 2нче мәктәп укучылары йөри. Йөзү күнекмәләренә көненә барлыгы 180гә якын бала өйрәнә.
– Һәр дәрес 45 минут дәвам итә, ә балалар белән дәрес вакытында бер тренер һәм инструктор эшли. Тренер балаларга күнекмәләр турында сөйли, ә инструктор аның үтәлешен һәм балаларның иминлеген күзәтә, – дип аңлатты Алина Илмар кызы. – Еш кына дәрескә бер үк вакытта ике мәктәп укучылары килә, бу очракта без аларны төркемнәргә бүләбез һәм берничә су юлында дәресләр үткәрәбез.
Укучылар өчен дәресләр май беткәнче дәвам итәчәк.
Читайте нас: