14 команда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәтү өчен генә түгел, ә яхшы итеп шаярту өчен дә җыелды. Бөре, Благовещен, Яңавыл шәһәрләреннән, Чишмә, Караидел, Авыргазы һәм башка районнардан балалар килгән иде.
Барлык командалар тәүге «Сәламләү» – «Юл йөрү кагыйдәләренә йөз тот» бәйгесендә тапкырлык күрсәттеләр, аларның чыгышы юморга һәм фантазиягә бай булды. Укучылар капитаннар өчен икенче биремдә («Ничек ЮХИДИ инспекторы булырга») юл хәрәкәте хәвефсезлеге темасына шаярттылар.