Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 март 2020, 14:48

Гүзәл затлар бар нәрсәгә сәләтле

Хатын-кызлар бәйрәме, 8 Март алдыннан, без элегрәк фәкать ир-атларныкы дип саналган, ә хәзер моңа ия булган хатын-кызлар турында сөйләргә булдык. Бу Чишмәдә такси йөртүче хатын-кызлар – алар районда нибары дүрт.

– Машинаны мин балачактан, әти мине йөртергә өйрәткәч тә яраттым, ул вакытта миңа 14 яшь иде. Еш кына әтидән сорамыйча автомобильне гараждан алып чыгып китә идем. Машина йөртү стажым – 12 ел, ә таксида дүрт ел эшлим. Ирек һәм мөстәкыйльлек хисе өчен автомобильдә йөрергә һәм үз эшемне яратам, – диде Золия Төхвәтова.
Ачыклануынча, ул берничә ел элек Чишмәдә фатир сатып алган һәм Уфадан бирегә күчеп килгән. Башкалада аэропортта администратор эшен таксида йөрү белән бергә алып барган.
– Уфада хатын-кызларның таксист булып эшләве – гадәти хәл, моңа барысы да шулай тиеш дип карый, ә биредә, Чишмәдә, ир-атлар да, хатын-кызлар да гаҗәпләнә. Әмма әле беркем дә машинама утырудан баш тартканы юк, – дип елмайды Золия. – Еш кына ир-атлар сәфәр ахырында башкача беркайчан да хатын-кызлар машина йөртә алмый, дип уйламаячакмын, диләр.
Аның сүзләренә караганда, таксистның төп бурычы – урамнарны белү һәм клиентны кирәкле вакытта кирәкле урынга илтеп җиткерү. Эш буенча иң ерак сәфәре Тольяттига булган.
Гүзәл Локманова сигез ел машина йөртә. Ул Уфада кассир-оператор булып сменалап эшли, ә таксида йөрү – аның өстәмә хезмәт хакы, үзенә бертөрле шөгыль.
Якын киләчәктә кече туган ягы – Шөнгәккүлдә эшкуарлык белән шөгыльләнергә ниятли.
– Әнием үзебезнең «Волга»да машина йөртергә өйрәтте. Арытаба энемнең зәңгәр төстәге «алтылы» машинасында йөредем, ә соңрак әни миңа «ВАЗ-2114» сатып алды, – ди Гүзәл.
Ул таксида йөргәндә көлкеле яки күңелсез хәлләр булуы турында хәтерләмим, Чишмә халкы асылда исә үзен тыныч тота, диде. Ә шоферы хатын-кыз булган таксида баруны күпләр гадәти булмаган һәм кызыклы дип кабул итә.
– Күп кенә пассажирлар сөйләшергә ярата. Дөресен генә әйткәндә, миңа да сүзчән кешеләр ошый, алар белән юлда күңелле. Кемдер гаиләсе турында сөйли, башкалар юллар торышы һәм салымнар турында фикер алыша, – дип билгеләп үтте Гүзәл Локманова.
Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән иң матур һәм якты бәйрәм – 8 Март көне белән котлыйбыз! Бу матур бәйрәмдә хезмәттәшләрегезнең ихтирамын һәм аңлауларын, туганнарыгызның мәхәббәтен һәм җылысын, тормыштан ләззәт алып яшәвегезне, язмыштан күңелле сөенечләр телисе килә. Көндәлек тормышыбыз күңелле һәм якты мизгелләргә бай булсын!
Читайте нас: