Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2020, 12:32

Маршруткалар «күләгәдән» чыга

Республикада пассажирлардан акча алганда контроль-касса техникасы кулланмаган маршрут автобусы шоферларын 1 июльдән җавапка тарта башлаячаклар.

Бу таләп узган елның 1 июненнән гамәлгә керде, әмма шул вакыт дәвамында хокук бозучыларга карата административ йогынты чаралары кулланылмады.
Бу турыда Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев җәмәгать транспортында контроль-касса техникасын куллануга багышланган «түгәрәк өстәл» барышында искә төшерде.
– 2020 елның 1 июленнән башлап яңа эш схемасына күчмәгән эшмәкәрләрне штрафлар көтә. Кабат хокук бозган өчен штраф кына түгел, ә вазифаи затны дисквалификацияләү һәм эшчәнлеген өч айга кадәр туктатып тору да яный, – дип кисәтте Константин Толкачев.
Аның сүзләренә караганда, пассажирлар ташуны цивилизацияле юлга күчерү буенча зур эш алып барыла, әмма сораулар кала һәм хәлне якын арада үзгәртү мөһим. Әйтик, барлык автобус йөртүчеләр дә отчетларында чынбарлыктагы саннарны күрсәтергә омтылмый. Кайчагында алар кәгазь буенча көн озынына 2–4 пассажир гына йөрткән булып чыга.
– Аларның «бушка» йөрмәве, ә керемне яшерүе ачыктан-ачык билгеле. Карта белән түләүне кабул итүдән баш тарту очраклары да була. Проблемалар бар, аларны системалы чаралар белән дә, тикшерүләр белән дә хәл итәргә кирәк, – диде Константин Толкачев.
Мәсәлән, чынбарлыктагы хезмәт хакын күрсәтмәүнең бер ысулы – акчасыз түләү терминалының эшләмәвенә сылтап, аларны кулланмау. Яки үткер шоферлар акчаны банк аша күчерү юлы белән картага салуны сорый.
Республикада «Социаль карталарның Башкортстан регистры» җәмгыятенең транзакцияләр белән билгеләнгән процент өчен түләү терминалларын тәкъдим итү һәм аларны техник хезмәтләндерү проекты юлда йөргән өчен түләүнең бердәм системасына күчүне гадиләштерде. Саф акча белән түләүнең кимүе күзәтелә.
Халык «пластик янчыклардан» ешрак файдалана. Узган елның җәендә пассажирларның 60 проценты акча белән түләсә, февраль аенда исә бу сан 43 процентка кадәр кимегән. «Алга» картасына килгәндә, пассажирларның 25 проценты аңа өстенлек бирә.
Хәзерге вакытта автобусларда пассажирлар йөртү әйләнеше, төгәлрәге, керемен яшермәгән, «ак» өлеше елына 3 миллиард сум тирәсе тәшкил итә.
– «Күләгәдә» калган керем өчен җавап бирәчәкләрен исәпкә алып, бу күрсәткечнең сизелерлек артуын көтәргә мөмкин, – дип ассызыклады Константин Толкачев.
Читайте нас: