Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2020, 13:20

«Ягез әле, егетләр!» бәйгесе үтте

2020 елның 25 февралендә «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Ягез әле, егетләр!» дигән хәрби-гамәли бәйге үтте.

– Мин Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында «Машина-трактор паркын техник хезмәтләндерү һәм ремонтлау буенча мастер» белгечлеге буенча белем алам. Анда укыган чорда волейбол һәм спортның күп төрләре белән мавыктым, ә мәктәптә җиңел атлетика белән шөгыльләндем һәм районда үткәрелгән «Ягез әле, егетләр!» ярышларында катнаштым, – дип сөйләде «АК-74» автоматын сүтеп-җыю буенча шәхси беренчелектә көмеш медаль яулаган Владислав Исламгулов. – Бүгенге уеннарда, бигрәк тә «АК-74» автоматын сүтеп-җыю ярышларында үз нәтиҗәмнән канәгатьмен, биремне 26 секундта үтәдем – бу минем өчен югары нәтиҗә.
Хәрби-гамәли бәйгедә Чишмә районы мәгариф учреждениеләренең 9–11нче сыйныф укучылары катнашты. Һәр команда составында биш укучы чыгыш ясады, һәр спортчы биш төр ярышта катнашты. Гомумкоманда зачетында Чишмә поселогының 1нче мәктәбе чемпион булды, Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы икенче, Чишмә поселогының 5нче мәктәбе командасы өченче урын алды.
Ярышта катнашучылар пневматик винтовкадан ату, 16шар килограмм авырлыктагы герләр күтәрү, вакытка противогаз кию, «АК-74» автоматын сүтеп-җыю, шулай ук аркылы борыста күтәрелүдә көч сынаштылар.
Читайте нас: