Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март 2020, 15:05

Мәгълүматларны чагыштырырга һәм салым түләргә вакыт

Салымнар урындагы бюджетны булдыруның төп чыганагы булып тора.

Алина Байбурина, БР Чишмә муниципаль район хакимияте финанс идарәлегенең планлаштыру һәм керемнәрне анализлау бүлеге начальнигы
Бюджет кодексына ярашлы, бу физик затлар милкенә салым һәм җир салымы, алар тулы күләмдә биләмә бюджетына керә.
Нәкъ менә шул акчалар муниципаль берәмлекләрдәге төп социаль-икътисади проблемаларны хәл итүгә турыдан-туры тотыла. 2019 елда авыл биләмәләре бюджетларының керемнәрендә җир салымы һәм физик затлар милкенә салым өлеше үзкеремнәрнең якынча 70 процентын тәшкил итә.
Әлеге вакытта муниципаль районда физик затларның җир салымы буенча бурычы 11672 мең сум, физик затлар милкенә салым буенча бурыч 5896 мең сум тәшкил итә.
Барлык салым түләүчеләрне милек салымнары буенча бурычларын тикшерергә чакырабыз, чөнки вакытында түләнгән салымнар төзекләндерү, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү, юлларны ремонтлау һәм башка чараларны үткәрү гарантиясе булып тора.
Милек салымнарын җыюны тәэмин итү максатында ел саен салым инспекциясе, муниципаль районның авыл һәм шәһәр биләмәләре хакимиятләре, телевидение, район гәзите катнашлыгында милек салымнарын исәпләү һәм түләү мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат җиткерүне оештыру буенча чаралар үткәрә; шул исәптән оешмалар, бюджет учреждениеләре җитәкчеләренә хезмәт коллективлары (хезмәткәрләр) – салым түләүчеләр белән милек салымын (җир салымын, физик затлар милкенә салым, транспорт салымын) вакытында түләү буенча аңлату эшләре алып бару өчен мәгълүмат җибәрелә.
Салым түләмәү күңелсез нәтиҗәләргә китермәсен, түләнмәгән салым суммасы бурыч булып калмасын һәм салым органнары көн саен Рәсәй Федерациясе Үзәк банкы рефинанслау ставкасының 1/300 күләмендә пеня исәпләп чыгармасын, шулай ук РФ Салым кодексының 122нче маддәсенә ярашлы түләнмәгән сумманың 20%ы күләмендә штраф салмасын өчен салымнарны вакытында түләү мөһим. Аннан соң, салым түләүче бу мөрәҗәгатьләргә колак салмаса, салым инспекциясе бурычларны мәҗбүри тәртиптә түләттерергә, шул исәптән бу эшкә суд приставларын җәлеп итәргә хокуклы.
Һәр салым түләүче салымны тулы күләмдә түләп, район үсешенә үз өлешен кертә. Чишмә районының тупланган бюджеты структурасында җир салымы һәм физик затлар милкенә салым барлык керемнәрнең 10%ын тәшкил итә һәм Чишмә районында яшәүчеләрнең урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрен хәл итү өчен биләмәләр тарафыннан 100% кулланыла. Республика бюджетыннан шактый зур күләмдә финанс ярдәм күрсәтелүен исәпкә алып, без үз территориябездә тәртип урнаштырырга һәм милек салымнарын үз вакытында түләргә кирәклеген аңларга тиешбез.
2019 елда БР «Дәүләт кадастр бәясе һәм техник инвентарьлаштыру» дәүләт бюджет учреждениесе республикада торак пунктлар җирләренең дәүләт кадастр бәясен яңадан билгеләде, ул 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Башкортстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының 2019 елның 18 октябрендәге 1443 санлы боерыгы белән расланган, Башкортстан Республикасының торак пунктлар җирләренең дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләре турындагы 2019 елның 26 сентябрендәге 02-2019-1 санлы отчеты Росреестрның рәсми сайтында урнаштырылган: www.rosreestr.ru. Яңадан бәяләү нәтиҗәләре буенча, Чишмә районының күпчелек торак пунктларында җир участокларының кадастр бәясе кимеде.
Рәсәй Федераль салым хезмәтенең БР буенча 30нчы районара инспекциясе 2020 елда физик затлар милегенә салымны исәпләүгә әзерлек барышында һәм хаталарны бетерү максатында физик затлар мәгълүматларын тикшерә. Милек салымнарын исәпләгәндә килеп туган барлык сораулар буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә яки мәгълүматларны салым түләүченең шәхси кабинеты аша Рәсәй Федераль салым хезмәте сайтына җибәрергә кирәк: www.nalog.ru.
Шулай ук 2020 елның 20 мартына кадәр сезнең биләмә территориясендә урнашкан авыл (шәһәр) биләмәсе хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Авыл (шәһәр) биләмәләре нинди дә булса сәбәп аркасында юкка чыккан (шул исәптән янган), әмма һаман салым исәпләнгән милек; милек хуҗасы вафат булгач та аңа һаман ел саен салым исәпләнсә һәм физик зат адресына салым түләү турында белдерү кәгазе җибәрелсә; ташлама алучы гражданнар категориясенә кергән физик затлар милкенә льгота кулланмыйча салым исәпләнсә (авыл биләмәләре хакимиятләренең норматив-хокукый актларына һәм РФ Салым кодексына ярашлы) һәм башка мәсьәләләр буенча мәгълүмат җыя.
Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: