Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 февраль 2020, 13:51

Белгечләрне туган якта көтәләр

Чишмә районы 2019 елның 1 августына теркәлгән эшсезләр саны буенча (556 кеше) республикада бишенче урында тора.

– Бу сан, шикәр заводы кебек мизгелле эшләүче предприятиеләргә бәйле рәвештә, даими үзгәрә. Гомумән алганда, соңгы вакытта районда эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе күзәтелә. 2019 елның 1 гыйнварына 629 кеше теркәлсә, 2020 елның 1 гыйнварына бу сан 540ка кадәр кимеде. Эшсезлек буенча пособие күләме 1700 сумнан 9200 сумга кадәр тәшкил итә, – дип хәбәр итте районара эш белән тәэмин итү үзәгенең Чишмә районы буенча бүлеге директоры Сергей Губарьков.
Үткән елда мәшгульлек үзәгендә 156 кеше эшче һөнәрләр буенча белем алган, быел эшсез калган 164 кешене укыту планлаштырыла.
– Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен эш урыннары булдыру көнүзәк мәсьәлә булып кала. Предприятиеләр белән ике елга килешү төзибез һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән хезмәткәрләргә эш урыны булдыру өчен дәүләт бюджетыннан финанс ярдәм алуны оештырабыз. Шул рәвешле, үткән елда биш кеше эшкә урнаштырылды, 2020 елда тагын алты кешене урнаштыру планлаштырыла, – дип билгеләде Сергей Леонидович.
Мәктәпкәчә яшьтәге баласы булган һәм эшләмәүче хатын-кызларны укыту быелгы яңалыкларның берсе булып тора. Үткән елда «Пенсия яшенә якынлашкан хезмәткәрләрне яңадан укыту» дигән яңа программа гамәлгә кертелде, анда безнең районнан биш предприятие катнашты, ул вакытта 150дән артык кеше белемен арттырды.
2020 елда үзгәрешләр кертелде, һәм бу категория «50+» булды, әлегә алты предприятие заявка биргән.
– Үткән елда безнең районда ике кеше «Махсус урта һәм югары уку йортларын тәмамлаучы инвалидларны стажировкалау» юнәлеше буенча Юл ремонтлау-төзү идарәлегендә һәм «Туклану үзәге»ндә стажировка үтте. Ул өч ай дәвам итте, ә уку йортын тәмамлаучыларга дәүләт бюджетыннан минималь хезмәт хакы түләнә, – дип сөйләде I категорияле баш инспектор Гөлнара Уразмәтова. – «Ватандашларны ирекле күчерү» программасы эшли башлады, мәгариф, авыл хуҗалыгы, медицина өлкәсендә эшләүче белгечнең һәм аның гаиләсенең күченеп китүе өчен чыгымнарны дәүләт үз өстенә ала – мәшгульлек хезмәтләре аша компенсация түли. Шул ук вакытта аның гражданлык хокуклары тизләтелгән тәртиптә рәсмиләштерелә.
Читайте нас: