Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2020, 12:56

Бәйге башланды

12 февральдә районның балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында «Мәктәпкәчә белем бирүнең иң яхшы педагогы 2020» һөнәри бәйгенең муниципаль этабы башланды.

Бәйгенең беренче этабы Чишмә поселогының шикәр заводы бистәсендә урнашкан «Солнышко» балалар бакчасында үтте.
Катнашучылар дәресләрнең кайсы балалар бакчасында һәм нинди көнне үткәрелүен билгеләү өчен жирәбә салдылар. Төрле балалар бакчаларында кече, урта, өлкәнрәк балалар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә эшләүче 12 тәрбияче иң яхшы педагог исеменә дәгъва итә. Бәйгедә катнашу өчен яшь буенча чикләү юк. Мәсәлән, «Петушок» балалар бакчасының мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Регина Миргазева 10 ел, ә «Солнышко» бакчасыннан тәрбияче Гөлшат Яхина 24 ел балалар белән эшли.
Беренче тур читтән торып үткәрелде, анда тәрбиячеләрнең сайтларына бәя бирелде. Икенче тур 17–19 февральдә булды.
Бәйгедә катнашучылар «Малыш» һәм «Солнышко» балалар бакчаларында таныш булмаган төркемнәрдә дәрес үткәрделәр. Финалга иң күп балл җыйган тәрбиячеләр чыкты – алар осталык классы күрсәттеләр. Ахыргы этап 28 февральдә Пионерлар һәм укучылар йорты сәхнәсендә үтәчәк, бәйгенең җиңүчесе шунда билгеләнәчәк.
Читайте нас: