Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2020, 18:54

Ау мизгеле 29 февральгә кадәр дәвам итә

Ау мизгелендә «Сунарчылар һәм балыкчылар ассоциациясе» биләмәләрендә куян атуга 65, поши атуга 14, кыр кәҗәсе атуга 32, кабан дуңгызына 112 рөхсәт язуы бирелгән.

Чишмә районы территориясендә барлыгы дүрт аучылык биләмәсе урнашкан: «Сунарчылар һәм балыкчылар ассоциациясе» җәмгыяте (якынча 100 мең гектар), «А. С. Вәлиев» шәхси предприятиесе» аучылык биләмәсе (22 мең гектар), «Абрай» аучылык хуҗалыгы (18 мең гектар) һәм «Гомуми файдаланудагы сунарчылык биләмәләре» (33 мең гектар).
Чишмә районы территориясендә аучылык биләмәләрендә кыйммәтле тиреле җәнлекләрне аулау мизгеле дәвам итә. Әлеге вакытта куяннарга, төлкеләргә, янут сыман этләргә, бүреләргә, кабаннарга һәм кондызларга сунарчылык мизгеле бара, ул 29 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
– Рөхсәт алырга килгән һәр сунарчыны аучылык итү тәртибе белән таныштырабыз. Мәсәлән, сунарчы поши, кыр кәҗәсе, кабан, селәүсен, бурсык атуга рөхсәт алса, ветеринария таләпләренә ярашлы, җәнлекне атып алганнан соң мотлак рәвештә ветеринария хезмәте лабораториясенә: кабан дуңгызында – африка чумасы, калган җәнлекләрдә башка берәр төрле чир булу-булмавын тикшерүгә биоматериаллар китерергә тиеш, – дип билгеләде «Сунарчылар һәм балыкчылар ассоциациясе» төбәк җәмәгать оешмасының Чишмә бүлеге җитәкчесе Владимир Яковлев.
2013 елдан Башкортстан Республикасында тояклы хайваннарга 30 календарь көн эчендә генә сунарчылык итәргә рөхсәт ителә. Аучы аның срогын һәм датасын үзе сайлый ала. Һәм сунарчылар хәвефсезлек максатында мәҗбүри рәвештә, бигрәк тә күпләп сунарчылык иткәндә ачык төстәге жилетлар кияргә тиеш.
Владимир Васильевич сүзләренә караганда, сунарчыларның күбесе Уфадан килә, чишмәлеләр күп түгел. Яңа кагыйдәләргә ярашлы, алар сунарчылык итү урынын, нинди җәнлек аулавын, аларның авырлыгын һәм башка гамәлләрен хәбәр итеп торырга тиешләр. Бу мәгълүмат журналда теркәлә, анда сунарчының кайда аучылык итүе һәм нинди җәнлек атып алуы турында тулы мәгълүмат күрсәтелә.
2019 елда Росгвардия һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә 67 рейд үткәрелгән, шул ук вакытта 10 хокук бозу очрагы теркәлгән, шуларның берсе – кабан дуңгызын рөхсәтсез атып алу.
– Рөхсәт бирүдән тыш, без биотехник чаралар үткәрәбез, җәнлекләр өчен талдан ясалган миннекләр эләбез, ашлык фуражы, печән әзерлибез. Бу алар азык эзләп икенче урынга күчеп китмәсен өчен эшләнә. Әлегә мондый очраклар булганы юк. Без шулай ук сунарчылык итү тыела дигән билгеләр дә куябыз, чөнки бездә аучылык катгый тыелган участоклар бар, – дип сөйләде Владимир Васильевич. – Быел җәнлекләр әйбәт кышлады, кыш җылы булды. Пошилар күп вакыт йомшак карда батынкылык ясап ял итә, ә кабан дуңгызлары сукмак салып йөри, быел аларны борчучылар аз, чөнки атуга дүрт рөхсәт кәгазе генә бирелде.
Хәзерге вакытта Чишмә районында 40лап ак куян, 198 соры куян, 162 төлке, 22 сусар, 130 кабан, 277 кыр кәҗәсе һәм 139 поши исәпләнә.
Читайте нас: