Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2020, 17:41

Алда – халыкара олимпиада

7–10 февральдә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча дүртенче төбәкара олимпиада үтте.

Призерлар арасында безнең районнан ике укучы – Уразбахты авылыннан Аделина Миңнебаева һәм Бишкәҗә мәктәбеннән Кадрия Каһирова да бар. Безнең кызлар дәрәҗәле бәйгедә катнашып, татар телен һәм әдәбиятын яхшы белүләрен күрсәттеләр.
Казанга бару аларның хәтерендә озак сакланыр, мөгаен. Кызларның сүзләренә караганда, барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган, олимпиада гына түгел, күңел ачу программасы да зур тәэссорат калдырган. Укучылар Казанның истәлекле урыннарында, Кариев исемендәге яшьләр театрында, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булганнар, «Шаян ТВ» журналистлары белән аралашканнар, илебезнең төрле якларыннан – Төмән, Саратов, Ырынбурдан килгән (олимпиадада Рәсәйнең 21 төбәгеннән вәкилләр катнашкан) балалар белән дуслашканнар. Әйткәндәй, Аделина Миңнебаева аларның кайберләре белән электән үк таныш, чөнки үткән елда ул Яр Чаллы шәһәрендә «Бүләк» лагеренда ял иткән, аңа һәм 2019 елгы төбәкара олимпиаданың башка призерларына җәйге лагерьга юлламаны татар конгрессы бүләк иткән. Аделина чын татар кызларына хас булганча тыйнак, шулай ук үз яшенә караганда җитди һәм сабыр. Хәсән Туфан турында сөйләгәндә ул хис-тойгыларын яшерә алмады: «Бу шигырьләрдә шагыйрьнең бөтен гомере, аның шәхси фаҗигасе һәм кичерешләре чагылган», – дип сөйләде ул яраткан шагыйренең шигыре турында. Ул төбәкара олимпиадада катнашу өчен татар әдәбиятын очраклы гына сайламагандыр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Аделина районның сәнгатьчә шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә җиңүче һәм инглиз теле буенча муниципаль олимпиада призеры да.
– Ул башлангыч сыйныфларда укыганда ук район бәйгеләрендә катнашты. Моның өчен аның беренче укытучысы Фәридә Әнәс кызы Каюмовага рәхмәтлебез, – диде кызның әнисе Алсу Миңнебаева.
Аделина әле дә уңышлары турында укытучысы белән уртаклаша.
Тиздән ул тагын абруйлы бәйгедә катнашачак, 21–24 апрельдә ул Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча үтәчәк сигезенче халыкара олимпиадага чакырылган.
Читайте нас: