Хәзерге вакытта Федераль почта элемтәсе хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге Башкортстаннан хәрби хезмәткә алынган Николай Петрович Гвоздецкий белән Владислав Михайлович Сигаревның туганнарын эзли. Алар икесе дә Бөек Ватан сугышы елларында Фин култыгында һәлак булган.
Николай Петрович Гвоздецкий 1921 елда республиканың элек Әлшәй районында урнашкан Островец (Островцы) авылында туа (Нигъмәтуллин авыл Советы). Кызыл флотчы исемендә «Щ-324» су асты көймәсендә рулевой булып хәрби хезмәт итә.
Владислав Михайлович Сигарев 1919 елда Уфада туган. Бөек Ватан сугышы елларында «Щ-405» су асты көймәсендә өлкән лейтенант исемендә «БЧ-3» командиры булып хезмәт итә.