Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 февраль 2020, 18:29

Илнур Курамшин: Бурыч – авылда тормыш сыйфатын яхшырту

Авыл биләмәләре башлыклары февраль дәвамында авыл Советы депутатлары, авыл старосталары һәм халык алдында 2019 ел өчен хисап тота.

2020 елның 14 февралендә Арслан авыл Советы биләмәсе башлыгы Илнур Курамшин үз эшенең нәтиҗәләре һәм авыл биләмәсе хакимияте эшчәнлеге турында еллык отчет белән чыгыш ясады. Илнур Радик улы бу вазифада узган елның сентябреннән эшли башласа да, 12 ай өчен хисап тотты.
– Безнең алда авыл биләмәсе территориясен төзекләндерү һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту бурычы тора, – дип хәбәр итте авыл Советы башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, авыл биләмәсендә 5 торак пункт урнашкан һәм 1558 кеше, шул исәптән 499 пенсионер яши, 2019–2020 уку елында 78 укучы һәм мәктәпкәчә яшьтәге 35 бала бар, ихаталарның гомуми саны – 744. Узган елда демографик хәл түбән булган: 16 бала туган, 22 кеше үлгән. Халыкның күбесе авыл хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәсендә, калганнары хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли. 2020 елның 1 гыйнварына мөгезле эре терлекләр саны – 765, сарыклар һәм кәҗәләр – 803, кош-корт – 6 меңнән артык. Төзекләндерү буенча эшләр башкарылган: өмәләр үткәрелгән, санитар көннәр оештырылган.
2019 елда авыл биләмәсе бюджетына расланган керемнәр күләме 8 418 900 сум тәшкил иткән, үзкеремнәр – 3 689 600 сум, кире кайтарылмый торган керем – 5 185 000 сум. Чыгымнар күләме 7 660 600 сум тәшкил иткән. Илнур Радик улы чыгымнар турында тулы мәгълүмат бирде: аның сүзләренә караганда, юлларны, су челтәрләрен ремонтлау, төзекләндерү, урамдагы утларны карау буенча эшләр башкарылган. Арслан, Әмин һәм Яңавыл авылларында урнашкан контейнер мәйданчыкларына керү юлы чистартылып тора.
Ул шулай ук авыл старосталарына җаваплы һәм актив эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде, һәм халык актив ярдәм итмәсә, авыл Советы хакимиятенең эше нәтиҗәле булмас иде, дип ассызыклады. Өлкән участок полицейские, полиция майоры Илдар Карачурин җинаятьчелеккә каршы көрәш турында сөйләде: Арслан авыл Советы буенча биш җинаять эше кузгатылган, өчесе ачыкланмаган, шулай ук административ хокук бозулар буенча 94 беркетмә төзелгән.
Арслан авылы биләмәсе кураторы, Чишмә районы хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәһим Хөсәенов райондагы күрсәткечләр турында сөйләде, аларның, тулаем алганда, тотрыклы калуын, бюджет үтәлүен билгеләп үтте (1 млрд 340 млн сум). Халыкның ташлама алучы категориясенә торак төзү өчен бушлай җир участоклары бирелә. Узган елда алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенә юл куймау, янгыннарны кисәтү буенча зур эш башкарылган. Ул районда үтәчәк зур чаралар – Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы, Фольклориада-2020 һәм Бөтенрәсәй халык исәбен алу-2020 темасына да кагылды.
Читайте нас: