Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль 2020, 12:30

Төп дәүләт имтиханы: сайларга вакыт

«Рәсәй Федерациясендә мәгариф турында»гы законга ярашлы, укучылар 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң имтихан тапшырырга тиеш.

Зилә Ямалетдинова, мәгариф идарәлеге начальнигы урынбасары
Математика һәм рус теленнән имтихан мәҗбүри тапшырыла, ә калган ике фән сайлап алына. Тарих, җәмгыять белеме, география, физика, химия, биология, информатика, инглиз теле, туган тел (РФ халыклары телләре арасыннан), Рәсәйдә яшәүче халыкларның туган әдәбияты кебек фәннәрне сайларга мөмкин.
Тугызынчы сыйныф укучылары уку елы дәвамында имтиханнарга әзерләнә. Репетиция имтиханнары әзерлекнең бер төре булып тора, анда укучылар имтихан тапшыру пункты, кагыйдәләре, барышы, таләпләре, имтихан материалларының үрнәкләре белән таныша.
Бу уку елының беренче репетиция имтиханнары көзге каникулларда үтте. Укучылар математика һәм рус теле буенча белемнәрен тикшерделәр.
9нчы сыйныф укучылары имтиханнарны нинди һөнәр сайлауга бәйле үзаллы сайлый. Әмма нинди фәннән имтихан тапшырырга белмәүче балалар да бар. Алар 1 мартка кадәр моны хәл итәргә тиеш. Укучылар имтихан бирү өчен җәмгыять белеме, информатика, география фәннәрен күбрәк сайлый.
Кышкы каникулларның соңгы көннәрендә балаларның имтихан фәнен дөрес сайлавын ачыклау максатында тарих, җәмгыять белеме, география, физика, химия, биология, информатика, инглиз теленнән репетиция имтиханнары үткәрелде. Укучыларның эшләре тикшерү өчен Төбәктәге мәгълүмат эшкәртү үзәгенә (РЦОИ) җибәрелә. «Кышкы репетицияләр»нең үзенчәлеге шунда: имтихан эшләре тикшерелгәннән соң нәтиҗәләр белән РЦОИ сайтында «Тестирование» кушымтасында танышырга мөмкин булачак. Укучылар имтихан нәтиҗәләрен алгач үз хатасын күрә, теге яки бу мәктәп программасы буенча белеме турында нәтиҗә ясый, имтиханга тиешенчә әзерләнә ала.
Язгы каникулларда математика һәм рус теле буенча кабаттан репетиция имтиханнары үткәрү планлаштырыла.
Репетиция имтиханнарында катнашу һәркемнең үз ихтыярында, дип тагын бер кат укучыларның һәм аларның әти-әниләренең (законлы вәкилләренең) исләренә төшерергә телим.
Читайте нас: