Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 февраль 2020, 15:38

Җәяүлеләр юлы кайда?

Сорау бир

«Без, Чишмә авылында яшәүчеләр, авылдан поселокка барганда куркыныч урын аша чыгарга туры килә, дип борчылабыз. Биредә машиналар күп йөри, һәм җәяүлеләргә Революция һәм Типография урамнары киселешендә юл аша чыгу җиңел түгел. Кайчандыр биредә җәяүлеләргә юл аркылы чыгарга рөхсәт итүче юл билгесе бар иде. Әлеге билге юл ремонтлаганда алынган. Ремонт күптән тәмамланды, әмма билгене куярга онытканнар.
Урал Әмиров, Чишмә авылы
«Башкиравтодор» җәмгыяте филиалы Чишмә юл ремонтлау-төзү идарәлегенең баш инженеры Юнир Карачурин җавап бирә:
– 2020 елга Революция урамы буенча юлны ремонтлау, барлык кирәкле юл билгеләре урнаштыру, шул исәптән Революция һәм Типография урамнары чатында барлык билгеләр белән җәяүлеләр чыга торган урын планлаштырылган.
Читайте нас: