Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2020, 18:31

Юрий Кузнецов: Фильм караганда күңелем тулды

14 февральдә район Мәдәният сараенда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган тантаналы җыелыш үтте.

Залда буш урыннар калмады, Дагстан һәм Чечня республикасы чигендә Чишмә телевидениесе төшергән «Зиберхалидагы алыш» документаль фильмын карарга килүчеләр хәтта басып тордылар. Гәзит битләрендә хәбәр итүебезчә, ул якташыбыз Ильяс Әсәдуллинның батырлыгы турында сөйли. Фильм беркемне дә битараф калдырмады, Әфганстанда, Чечняда һәм башка «кайнар нокталарда»гы алышларда катнашкан ир-атлар күз яшьләрен күрсәтмәскә тырыштылар, алар хезмәт иткән вакытларын, хезмәттәшләрен искә төшереп утыргандыр, мөгаен.
Район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов Әфганстанда һәм Чечняда хәрби низагларда катнашучыларның Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәзерге яшьләр арасында бәйләүче звено булуын билгеләп үтте. Ул яугир-интернационалистларга яшь буынга патриотик тәрбия бирүләре өчен рәхмәт белдерде һәм фильмны төшерүдә башлап йөрүче Андрей Исаевка район хакимияте исеменнән Мактау грамотасы тапшырды.
Районның хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев Әфган сугышында Чишмә районыннан 150гә якын кеше катнашуын, сигез якташыбызның яралануын, өчесенең инвалид булып калуын искә төшерде. Ул шулай ук «кайнар нокталардан» кайтмаган ун егетнең исем-шәрифләрен атап үтте, аларны бер минут тын торып искә алуны сорады. Әлфир Сафиуллин Әфганстан ветераннары Рәсәй берлегенең «Казанышлар өчен» ордены, Вадим Әхмәдуллин «Казанышлар өчен» медале белән бүләкләнде. Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның барысына да юбилей медальләре тапшырылды.
Концерт Әфган сугышы ветераны Александр Рыбалко чыгышы белән башланды. Локаль сугыш ветераннары фильм һәм концерт караганнан соң да таралырга ашыкмадылар: хәл-әхвәл белешеп, балалары һәм оныклары турында сөйләшеп тордылар, фильм турында фикер алыштылар. Енгалыш авылыннан килгән хәрби пенсионер Юрий Кузнецов: «Фильм караганда күңелем тулды. Андрей Евгеньевич Кавказга үзе барып, барысын да күрсәтеп сөйләгәнгә күрәдер, дип уйлыйм. Бик шәп фильм! Иртәгә тагын бер тапкыр караячакмын, балаларга да карарга киңәш итәм. Енгалыш авылында туып-үстем. Әфганстанда хезмәт иттем. Армиядә калдым. 20 ел Кораллы көчләр сафында хезмәт иттем. Безне онытмавыгыз, шундый чаралар оештырып чакыруыгыз өчен рәхмәт», – дип фикерен белдерде.
– Шунысы күңелгә ятышлы, Ильясның батырлыгы онытылмый, эзләнү эшләре бара. Һичшиксез, хезмәт итәчәкбез, чөнки Ватанны саклау – чын ир-егетләр бурычы, – диделәр икенче мәктәп укучылары.
Гомумән алганда, яшьләргә ватанпәрвәрлек тәрбиясе биргән, үрнәк алырлык фильм төшерелгән.
Читайте нас: