Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2020, 16:53

Һәйкәлгә чәчәкләр салынды

2020 елның 14 феврале иртәсендә Чишмә поселогында яугир-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.

Һәйкәл янына яктырып бетмәс борын килгән Әфган һәм Чечня сугышы ветераннары бер-берсе белән кочаклашып күрештеләр, хәл-әхвәл белештеләр, исәнлек-саулык сораштылар.
– Бүген монда нинди чара булачак? Анда катнашырга мөмкинме? – дип кызыксынды узып баручы бер ир.
Мөмкин, әлбәттә, катнашырга кирәк! Туган илне саклаган Бөек Ватан сугышы батырларын гына түгел, ә чит илдә хәрби низагларда катнашып башын салган якташларыбызны да хөрмәт белән искә алырга кирәк.
Чәчәкләр салу тантанасында район хакимияте, поссовет, мәгариф идарәлеге, поселок мәктәпләре вәкилләре катнашты.
Район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов чарага килүчеләрне сәламләде һәм Әфган сугышында һәлак булган дүрт Чишмә егетен искә алды. Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм яугир-интернационалистларга ныклы сәламәтлек теләп, Чишмә районы исеменә тап төшермичә намуслы хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерде.
– 15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне генә түгел, 2011 елдан башлап ул Локаль сугышларда хезмәт бурычын үтәгән рәсәйлеләрне искә алу көне дә. Хәрби бурычларын үтәгәндә гомерләрен аямаган 19–20 яшьлек ун егетебез дә безнең хәтердә мәңге яшәр. Мәңгелек дан аларга! – диде чыгышында Әфганстан ветераннарының Чишмә район оешмасы рәисе Андрей Исаев.
Андрей Евгеньевич район музеена Ильяс Әсәдуллин турында документаль фильм төшерергә баргач Дагстанда табылган гильзаны тапшырды. «Якташыбыз сугышта шундый ук патроннан атып үтерелгән», диде ул.
Һәлак булган якташларны бер минут тын калып искә алдылар. Соңрак сугыш хәрәкәтләре ветераннары укучыларга Батырлык дәресләре үткәрү өчен район мәктәпләренә таралыштылар.
Андрей Исаев һәм тагын ике ветеран Ибраһим авылы мәктәбенә барды. Биредә аларны балалар дулкынландыргыч чыгышлар һәм котлаулар белән каршы алды.
Ибраһим авылы егете Фидаил Сабиров 19 яшендә Әфган сугышында һәлак булган.
– Бу көнне без укучыларга ватанпәрвәрлек рухында тәрбия бирү өчен мәктәпләргә барабыз. Балачакта безгә Бөек Ватан сугышы ветераннары килгән булса, хәзер без яшьләргә армиядә хезмәт итүнең мактаулы дәрәҗә булуын җиткерергә тиешбез. Без, ир-егетләр, бармасак, илебез, республикабыз, районыбыз намусын кем яклар?! – дип укучыларга мөрәҗәгать итте Әфган сугышы ветераны Владимир Тихонов.
Андрей Исаев хәбәр итүенчә, районда 118 ветеран-әфганлы бар. 42 кеше төрле дәрәҗәдәге орден-медальләр, шул исәптән 11е Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Чечняда барган сугыш хәрәкәтләрендә 306 кеше катнашкан. Ул малайларны хәрби хезмәттән качмаска чакырды, чөнки бер ел хезмәт – үзеңне гадәттән тыш хәлләрдә тотарга, корал белән кулланырга һәм чын ир-ат булырга өйрәнү вакыты.
Читайте нас: