Чишмэ
+13 °С
Облачно
Тат
Рус
Җәмгыять
15 Февраля 2020, 13:37
Мәхмүт Гәрәев хөрмәтенә
Мәскәү, Казан, Уфа һәм башка шәһәрләр урамнарын генерал Мәхмүт Гәрәев исеме белән атарга тәкъдим ителде.
Әлеге тәкъдим белән армия генералы, легендар совет һәм Рәсәй хәрби башлыгы, тарих һәм юридик фәннәр докторы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевны (1923–2019) искә алу кичәсендә «Мәскәү татарлары штабы» вәкилләре чыгыш ясады, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Җәмәгатьчеләр Мәскәү, Казан, Уфа, Чиләбе һәм Ташкент хакимиятләренә әлеге шәһәрләрнең бер урамын Мәхмүт Гәрәев хөрмәтенә атау яки үзгәртү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә булган. Бу шәһәрләрнең барысы да армия генералы шәхесе белән бәйле. Очрашу Мәскәүдәге татар җәмәгатьчелеге – күренекле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, хәрбиләр, язучылар, шулай ук генералның дуслары һәм укучылары катнашлыгында узды. Мәхмүт Әхмәт улының улы, генерал-майор Тимур Гәрәев әтисенең истәлеген мәңгеләштерү эшендә ярдәм күрсәткәннәре өчен туганнары исеменнән рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, легендар совет һәм Рәсәй хәрби башлыгы, тарих һәм юридик фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәевның әти-әнисе Чишмә районыннан.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"