Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль 2020, 14:35

Компьютерлар чисталык һәм тәртип ярата

14 февральдә Гашыйклар көне уңаеннан открытка-йөрәкләр бүләк итеп, хисләребезне белдереп, бу көнне тагын Бөтендөнья компьютерчы һәм программист көне дә билгеләнүен онытып җибәрәбез.

Күпләр «компьютерчы» дигән сүзне ишетү белән, төрле әйберләр белән тулган тузанлы өстәл артында утыручы һәм процессорда казынучы озын чәчле берәүне күз алдына китерәдер, мөгаен. Ә чынбарлыкта эшләрнең ничек торуын белү, алар белән якыннан танышу өчен без «Электронный рай» җәмгыятенә юл тоттык.
– Без үзебез дөрес дип санаганча, гадел һәм ачыктан-ачык эш итәбез, үз принципларыбыз бар, һәм үз абруебызның кадерен беләбез. Чишмә районының күпчелек оешмалары белән хезмәттәшлек итәбез, компьютерлар сатудан һәм ремонтлаудан алып картриджларга буяу салуга кадәр төрле хезмәтләр күрсәтәбез, – дип сөйләде җәмгыять директоры Марат Латыйпов.
Аның белән бергә энесе Руслан Латыйпов һәм сеңлесе Руфина да эшли, ул һәр клиентны сөйкемле елмаеп, әдәпле итеп каршы ала. Офиста уңайлы, заманча шартлар булдырылган, һәр эшчәнлек төре өчен аерым бүлмә бар. Компьютерлар ремонтлау остасы Руслан Рәшит улы алар турында сәгатьләр буе сөйли ала, үз эшен яратып башкаруы әллә кайдан күренеп тора. Аның остаханәсендә диагностика һәм ремонт өчен кирәкле бөтен заманча җиһазлар бар.
– Без абыем белән балачактан техникага тартылдык. Аның беренче компьютеры белән уен уйнар өчен түгел, ә эчендә нәрсәләр бар икән дип кызыксына идем, гел сүтеп карыйсым килде, соңыннан шулай иттем дә, һәм йорттагы башка барлык техниканы да диярлек сүтеп карадык, – дип сөйләде Руслан Латыйпов.
Ул перчаткалар киеп эшли, һәркайда чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Биредә чыннан да электрон җәннәт икән бит!
Ә Марат Рәшит улы күбрәк компьютер һәм оргтехника сату белән шөгыльләнүен әйтте.
– Күп кенә эшмәкәрләр кебек, без дә кече бизнестан башладык: 2008 елда компьютерларны үзебез җыеп, өйдән сата башладык. Аннары «Дружба» сәүдә үзәгендә зур булмаган бутикны арендага алдык, аннары «Магнит» кибете астындагы цоколь катка күчтек, һәм менә хәзер бина сатып алып, ремонт ясап монда, Ленин урамындагы 53А йортка күчендек, – диде Марат Рәшит улы. Ул миңа офис буенча экскурсия үткәрде, әйтергә кирәк, биредә бик иркен:
– Монда, аерым киштәләрдә, техника урнаштырылган, алар үз сәгатен көтә, бу бүлмәдә ял итеп, тамак ялгап алабыз, ә биредә картриджларга буяу салына.
Шуны да әйтеп үтик, аларда чүп-чарны аерым җыю оештырылган – кәгазь, пластик һәм полиэтилен өчен аерым контейнерлар тора.
Әлбәттә, канәгатьсезлек белдерүче клиентлар да бар. Шунсыз булмый, күп вакыт техниканы озак төзәтәсез, дип зарланалар, – ди абыйлы-энеле Латыйповлар.
Әмма социаль челтәрләрдә алар турында бер тискәре фикер дә табылмады. Киресенчә: «Алар ремонтласа, гарантиясе булуын белеп торасың» яки «Үтемле һәм төшенерлек итеп аңлаталар, кирәклесен сайлап бирәләр» дигән, һәм шуның кебек яхшы яктан гына язылган фикерләр бар.
Читайте нас: