Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 февраль 2020, 14:30

Хәтер һәм дан елына

Район китапханәсе хезмәткәрләре Рәсәйнең Хәрби дан көннәренә багышланган патриотик чаралар үткәрделәр.

Китапханә хезмәткәрләре 1нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен Ленинград блокадасы тәмамланган көнгә багышлап «Фронт шәһәре, блокада иде» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде. Балалар дошман камап алган шәһәрдәге тормыш, ленинградлыларның күпме кайгы кичерүе турында кызыксынып тыңладылар. Чара барышында укучылар өчен презентация күрсәтелде һәм «Бөек Җиңү адымнары» дигән викторина үткәрелде.
Агросәнәгать колледжының Уфа филиалы студентлары өчен Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец фашистларын тар-мар итү көненә багышланган «Сталинград батырлыгы үлемсез» дип исемләнгән ватанпәрвәрлек дәресе үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре балаларга Сталинград шәһәрен саклап калу, Дон һәм Идел елгалары буенда зур стратегик немец группировкасын тар-мар итү турында сөйләделәр. Патриотик дәрес ахырында студентлар «200 минут уку. Сталинградка багышлана» Бөтенрәсәй акциясендә катнаштылар, Сталинград турында шигырьләр һәм билгеле әсәрләрдән өзекләр укыдылар.
Читайте нас: