Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль 2020, 17:35

Мәктәпләр карантинга ябыла

Вируслы авырулар белән килеп туган хәлгә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәлегенең БР буенча территориаль бүлеге начальнигы, районның баш санитар табибы Таһир Байбурин аңлатма бирде.

Аның сүзләренә караганда, районда йогышлы авырулар тарала, дип курку өчен сәбәп юк. Кытайдан республикага очып килгән самолетта безнең районнан ике кеше булуы ачыкланды. Аларда коронавирус табылмады. Әлеге вакытта алар медицина хезмәткәрләре күзәтүендә.
Гриппка һәм кискен респиратор вируслы инфекциягә (ОРВИ) килгәндә, авыручылар бик күп түгел. Грипп белән авырганда дәваханәгә барырга кирәкми, ашыгыч ярдәм чакыртыгыз, вируска каршы препаратлар эчегез, бүлмәне ешрак җилләтегез, юып чыгарыгыз.
Чишмә район хакимияте мәгариф бүлегенең әйдәүче белгече Елена Рычкова безгә түбәндәгеләрне хәбәр итте:
– Һәр көнне мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан грипп һәм ОРВИ белән авыручылар турында мәгълүмат алабыз. Кайбер уку йортларында авырган балалар саны 20 проценттан артып китте. Һәм мәгариф идарәлеге гимназияне, 5нче мәктәпне, беренче мәктәпнең сигез сыйныфын, шулай ук Алкин-2 авылы мәктәбен карантинга ябарга карар итте. Чишмә поселогында «Родничок», «Светлячок», Шөнгәккүлдә «Ладушки» һәм Алкин шифаханәсе авылында «Теремок» балалар бакчалары да җиде көнгә карантинга ябылды.
Фото: http://gripptips.ru
Читайте нас: