Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль 2020, 18:30

Башкаларга сабак булсын

Рәсәй вице-премьеры Татьяна Голикова хөкүмәт киңәшмәсендә кайбер даруханәләрдә медицина битлекләренә һәм даруларга бәяләр арту турында белдерде.

– Кызганычка каршы, кайбер даруханә челтәрләрендә дару препаратларына һәм саклану чараларына бәяләрнең артуын күрәбез. Кайбер даруханәләр бәяләрне 70–100 сумга кадәр күтәрде, шул ук вакытта яңа елга кадәр бер битлек 1 сум 50 тиенгә сатылды, – диде ул.
Владимир Путин коронавирус таралу аркасында бәяләрне арттырган даруханәләрнең лицензиясен алырга тәкъдим итте. Президент Рәсәйдә даруханәләр «чиктән тыш артык», шуңа күрә бу хәлдә баерга омтылучы компанияләрне япсак та, препаратлар җитәрлек булачак, дип аңлатты.
– Лицензияләрен алырга кирәк. Баеп калырга уйлаганнар! Һәр оешма буенча андыйларны ачыкларга һәм, икенче юлы бу хәл кабатланмасын өчен, карар кабул итәргә кирәк, – диде Владимир Владимирович.
Халык даруханәләрдә бәяләрнең кискен күтәрелүенә ризасызлык белдерә башлагач, Монополиягә каршы хезмәт һәм Рәсәй сәламәтлек саклау күзәтчелеге дә бу хәлне тикшерә, февральдә алар битлекләргә һәм вируска каршы даруларга бәя арту, шулай ук аларның сатуда булмавы турында мәгълүмат җыя башлады.
Гражданнарга медицина битлекләренә бәяләрнең артуы ачыкланган очракта Рәсәй сәламәтлек саклау күзәтчелегенең тәүлек әйләнәсенә эшләүче 8 (800) 550-99-03 «кызу линиясенә» шалтыратырга тәкъдим ителде.
Читайте нас: